Туган тел көнендә татар теле һәм әдәбияты буенча регионара олимпиада үтте
2026 елның 20-22 февралендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада үт-кәрелде. Халыкара туган тел көнендә укучылар туган татар телен һәм татар әдәбиятын белү дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Олимпиадага Россиянең 22 төбәгеннән 215 укучы килгән.
Төбәкара олимпиада 2 турдан торган: язма һәм телдән. Беренче турда татар теле һәм әдәбияты буенча төрле биремнәр кертелгән; анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм анализлый белүләрен күрсәткәннәр. Икенче тур артистлык һәм хәтер өчен чын сынау булган.
Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадасында, предметлар ярышында, Ләмберә районы Черемиш урта мәктәбендә озак еллар татар телен һәм әдәбиятын яратып укыткан һәм уңышларга ирешкән Фазия Фәрит кызы Боярова җитәкчелегендә, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе 11 класс укучысы Аэлина Абудкина, Ләмберә районы Аксен урта мәктәбе 10 класс укучысы Умар Алмакаев, шул ук районның Татар Тавла төп мәктәбе 9 класс укучысы Зарина Абузярова, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 9 класс
укучысы Амина Азисова, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбе 10 класс укучысы Самира Альбикова, шул ук мәктәптән 9 класс укучысы Сумия Баширова, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 9 класс укучысы Камила Гундина, катнаштылар. Алар катнашып кына калмадылар, призлы урыннар яуладылар. Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 9 класс укучысы Камила Гундина (укытучысы Сания Спартак кызы Саляева), Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе 11 класс укучысы Аэлина Абудкина (укытучысы Светлана Равиль кызы Поташова), Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе Амина Азисова (укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова), Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе 9 класс укучысы Зарина Абузярова (укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина) татар теле һәм татар әдәбияты буенча призерлар. Кат-нашучыларның калган укучылары регионара олимпиаданың иҗат этабы призерлары. Укучыларыбыз уңыш лары горурлык хисе тудыра: татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен белүләре, шулай ук иҗади сә-ләтләренең үсүе, укытучыларының тырыш хезмәте турында сөйли.
Мордовия командасын җитәкләгән Фазия Фәрит кызы олимпиада турында болай диде:«Татарстан регионара предметлар олимпиадасын югары дәрәҗәдә оештырган.
Укучылар ярышлардан соң язучылар, татар милләтле яшь-ләр белән очрашуларда катнаштылар, татар театрларында спектакльләр карадылар. Олимпиадачыларыбызга кич ке Казан буенча экскурсия тирән хисләр уятып озакка күңелләрендә сакланыр дип уйлыйм: бик ошады.
Яшәү, тук-лану шартла- ры да югары дәрәҗәдә уйланып эшлә-нелгән.
Укутычылар өчен дә кызыклы һәм эчтәлекле чаралар программа белән каралган иде. Ул- дәреслекләр авторлары белән очрашулар. Тагы олимпиадага әзерлек өчен китаплар да сатып алдык.
Укучылар, укытучылар, ана-аталар исеменнән Татарстанга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.»
Мордовиянең татар телен өй-рәнгән мәктәпләрдә укытучылар Халыкара туган тел көннәрен зурлап үткәрделәр. Туган телләрен хөрмәтләп Мордовия Республикасы И.М.Яушев исемендәге хө-күмәт театрында эшләп килгән «СарГрад» студиясендә вокал педагогы булып хезмәт иткән Иркәм Мансур кызы Заликова (рәсемдә) гаиләсе белән туган татар телен пропагандалап Туган тел көненә багышланган чарада катнаштылар; Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбендә Сания Спартак кызы Саляева, Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбендә Альфия Кетдюс кызы Узбякова (әрзә- Г.И.Наумкина, Т.В.Цыганова, С.И.Юртайкина һәм татар телләре чаралары), Ромоданово районы Алтар төп мәктәбендә Венера Галлям кызы Конешева һәм башка мәктәпләрдә кичәләр, ярышлар, сәхнәләштерелгән күренешләр үт кәрделәр. Шул рәвешле татар телебезне өйрәнү дәрәҗәсе олимпиадаларда күренә һәм шулай ук төрле чаралар аша киләчәк буынга ана телебезне тапшырачагыбызга мисал.
Наилә НАСЫРОВА
















