Май чабу – Масленица – борынгы рус халык бәйрәме. Ул христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бәйрәм датасы ел саен төрле. Быел 16 -22 февраленә туры килде. Эш шунда ки, без төрле милләтләрне хөрмәт итеп төрле-төрле бәйрәмнәрдә катнашабыз. Бу бәйрәм татар керәшеннәрендә май чабу-масленница диелә. Татар керәшеннәре элек-электән Мордовиянең татар авылларында яшәгәннәр. Хәтта авылның берәр урамында күпләп яшәгәнгә керәшен очы, Ваня очы дип атап килгәннәр. Мәсәлән, керәшен очлары Ләмберә районы Татар Тавласында (зиратта аерым ке-рәшеннәр яткан урын да бар), Кадошкино районы Большие Поляныда Ваня очы дип атап йөрткәннәр. 
Май чабу атнасында көн саен коймак пешерү матур традиция. Ә инде бәйрәм атнасының соңгы көнендә карачкы яндыру, күңел ачулар, чана шуу – иң күңелле мизгелләрдән санала. 
Май чабу кышны озатып, җылылык хәбәрчесе булган язны һәм табигать яшәрү чорын каршы алуны да аңлата.
Бәйрәмнең төп гореф-гадәте коймак пешерү. Бу Бөек постка әзерлек чоры. Бу вакыт эчендә барлык үпкәләрне кичерергә, бөтен начарлыкны онытырга, ачуланышкан кешеләр татулашырга тиеш. 
«Масленица» хөрмәтенә шә-һәрләрдә ярминкәләр һәм базарлар оештырыла, аларда бәйрәм ризыкларыннан авыз итәргә һәм күңел ачуда катнашырга мөмкин. Шулай, Саранск һәм Мордовиянең башка шәһәрләрендә рус кышын озату чаралары 22 февральдә үтте: «Масленица» иде. Мәсәлән, Темников үзәк мәйданында шул районның татар авыл вә-килләре – Митрял, Аксел һәм башкалары катнашты, авыл китапханәсе белән авыл клублары хезмәткәрләре милли ризыклар һәм эчемлекләр күргәзмә-сатуы оештырдылар, авыз итүдә, төрле җырлы-биюләрендә, уеннарында рә-хәтләнеп катнаштылар.