Теләк һәм бердәмлек булганда сүнеп бара торган авылга да җан өрергә була икән. Бу авыл мине халкы, табигате, саф һавасы белән җәлеп итте. Биредә заманында авыл гөрләп яшәгән, хәтта сыер көтүләре дә булган.
Шулай, авылларының гомерен озайтып торучылар турында, ягъни Темниковский районындагы Енаково-Янак татар авылы һәм халкы турында сүзебез. Әлеге авыл шул районның Аксёль авыл җирлегенә керә. Шуструй елгасында урнашкан. “Пенза губернасы торак урыннары исемлеге” ндә (1869) Енаково Краснослободск өязенең 19 йортлы казна авылы дип язылган. Бүген әлеге авылда мәчете белән утыз өч йорт бар һәм биредә барлыгы 6-7 йортта унлап кеше кыш чыгарга кала.
Авылның атамасы Россия Дәүләтенең Көньяк-көнчыгыш чигендәге Темников засечная сызыгындагы йомышлы кешеләр Енакеевлар торак пунктның хуҗалары булган. Мамлей - Алтын Урдадан Россиягә хезмәткә күчкән морзаның исеме. Мамлей морзасының улы Енак үз вакытында Темников морзаларының гаскәр башлыкларының берсе дип сакналган, хәзерге Темников районында гына түгел, ә Касыйм һәм Выкса тирәсендә дә зур җир биләмәләре булган. Ул Енаково авылына нигез салган дип язылган күп кенә тарихи чыганакларда. Енак морза Мамлеевныкы булган җирләр 1627 елда аның дүрт улы - Сюнгали, Сюмбай, Ембай һәм Аюкай морзалары арасында бүленә. Алга таба Мамлеевлар нәселе бик тиз үсә, утарлары бүленә һәм кечерәя. Шуңа күрә алар Мамлеев морзасы Енактан мирас итеп алынган биләмәләргә, ваклап сатылган биләмәләргә өстәп, патшадан өстәмә җирләр алганнар. Бүген шушы морзалар нигезен югалтмыйча (әлеге авылда күбесе Мамлеев фамилиясен йөртә) авыл өчен яшиләр һәм тырышып эшлиләр. Шулай, 2 августта авыл урамы чокырларын өлешчә үз көчләре белән ремонтлаганнар, ә агачлардан арыну субботнигы 17 августта оештырганнар. Әлеге чараны төп оештыручыга, Руслан Булгаковка аерым рәхмәтне юллыйлар. Тагы активларны да әйтеп китәсем килә: ул – Марат Авзал улы Мамлеев, Ильнур Равил улы Кугушев һәм башкалар. Тумышы белән Янак авылыннан, бүген Санкт-Петербургта гомер итүче, татарча китап укучылар онлайн марафонында җиңүче дипломы белән бүләкләнгән Исмагыйль Ибраһим улы Мамлеев саф татарча, үзебезчә ВК сайтларында болай дип яза: “Бик зур рәхмәт барыгызга, кадерле авылдашларым.” Әйтеп китәргә кирәк, әлеге авылда туып үскәннәрне язмыш Питер, Мәскәү якларында яшәтсә дә, рухи, матди ярдәмнәрен авыл кирәк-яракларына җибәреп торалар. Кендек каны тамган якларын онытмыйлар. Шулай, сүнеп килгән авылларын яшәтү өчен Самообложение программасына да керергә акча җыялар. Әлеге чарада актив Авзаль Фатих улы Мамлеев, Нюрия Шекюр кызы Мамлеева, Ряшидә Алим кызы Мамлеева. Тырыш кешеләрнең эшләре уң булсын! Шулай булгач, Янак авылының киләчәге өметле.
Енаково авылының сайтын алып барган Гульнара Наиль кызы Кугушевага рәхмәтемне

белдерәм. 
Наилә НАСЫРОВА