Cәләтле Алтар кызлары
Ромоданово районында элек-электән күпләп татарлар яши, шул исәптән борын-борыннан үзенең белемле авыл (Шәриф Камал да Ләбәжә мәдрәсәсендә укыган) дип билгеле булган Ләбәжә - Алтар авылы. Бүген без Алтар төп мәктәбе укучылары турында искә алырбыз. Алар татарлыгыбызны, милли рухны, телне, гореф-гадәтләребез, тарихыбызны сак-лыйлар.
Әле генә мәктәпнең Беренче хәрәкәт активистлары булган 9 класс укучысы Алина Халикова; 8 класс укучылары – Риана Яфарова, Гелназ Юнусова; алтынчы класс укучылары - Аделина Сайфетдинова, Малика Исхакова һәм 4 класста укучы Самира Сайфетдинова «Талантлар йолдызлыгы» («Созвездие талантов») республика конкурсында шатланып катнаштылар. Осталыкларын һәм креативлыкларын күрсәткән сәләтле катнашучыларны җитәкләп уңышларга ирешергә ярдәм итүче Алтар төп мәктәбенең музыка укытучысы Лариса Камиль кызы Баляева.
Югарыда санап киткән кызлар туган татар телләрен бик тә яраталар. Алар татар халык биюләрен җиренә җиткереп бииләр, мәктәп һәм авыл клубы коллективларында җырлар да җырлыйлар, сәнгатьле иттереп саф әдәби телендә шигырьләр дә яттан сәнгатьле сөйлиләр. Барысына да татарлыкны югалтмыйча, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны белергә, яратырга өйрәтүдә татар теле һәм әдәбияты буенча белем биргән мәктәп директоры урынбасары Венера Галлям кызы Конешеваның роле зур. Укучылары белән горурланып болай дип сөйләде:
- Кызларыбыз бар җирдә алдынгылар. Алина Халикова, Риана Яфарова, Гелназ Юнусова, Аделина Сайфетдинова, Малика Исхакова, Самира Сайфетдинова мәктәптә өйрәнелгән предметларны әйбәп үзләштереп яхшы укучылар арасындалар. Мисалга Риана Яфарованы алыйк. Ул һәрбер чарада йә җинүче, йә призер. Искиткеч талантлы кыз Риана Яфарова - Ромоданово районы Алтары авылының горурлыгы. Риана мәктәпнең активисты: «5»ле билгеләренә генә укый. Барысына да өлгерә. Җаваплы һәм игътибарлы, белемле, иҗади фикер йөртүгә ия. Район һәм мәктәп этап ларын исәпкә алмаганда, республика этабының барлык зур конкурсларында һәм чараларында һәрвакыт катнаша: - «Тере классика» (мәктәп һәм муниципаль этапларда җиңүче һәм призер) – «Созвездие талантов», «Шумбрат, Мордовия»,
«Сабантуй» аның катнашыннан башка узмый. «Минем туганым - СУР оборона рубежын төзүче» эзләнү-тикшеренү конкурсында республика гражданлык-патриотик форумында катнашып, 1 урынны яулады. Барлык чараларда һәм конкурсларда ул җиңүче яки призер була. Барлык башлангычларында һәм җиңүләрендә аңа әти-әнисе, әтисе һәм бабасы ярдәм итә.
Әнисе - Яфарова Надия Равил кызы «Ромоданово муниципаль районы ЦОМУ»да бухгалтер булып эшли. Әтисе - Яфаров Илшат Мянсур улы инвалид әтисен карый: аның куллары алтын. Бабасы - Яфаров Мянсур Хөсәен улы (пенсионер), элек мәктәптә укытучы булып эшләде - хезмәт, рәсем, сызымнар укытты. Авылда аны һәркем хөрмәт итә. Әбисе лаек - лы ялдагы Альмира Исхак кызы Яфарова үз вакытында мәктәптә китапханәче, пешекче булып эш-ләде. Әнисе ягыннан Яфарова Танизя Нязым кызы кондитер булып эшләгән, тәмле камыр ризыклары пешергән, шул исәптән татарларыбыз яраткан пәрәмәч, бәлеш, пирог ларын да. Шунысы кызык, әти һәм әнисе ягы туганнары бер фамилияне йөртәләр.
Киләчәктә Риана мәктәпне яхшы тәмамларга, югары белем алырга һәм хөрмәткә лаек кеше булырга хыяллана, һәм бу эштә аңа гаиләсе ярдәм итә. Шулай итеп без татарлыгыбызны, милли рухны, телне, гореф-гадәтләребез, тарихыбызны сак-лыйбыз.
Наилә НАСЫРОВА
















