Венера Зиннәт кызы Чудина тумышы белән Ковылкино районы Иске Аллагул татар авылыннан. Татар милли тәрбия нигезендә тәрбияләнгән.
Медицина көллиятен тәмамлаган-нан соң 20 ел фельдшер булып эшләгән. Бүген Венера Зиннәт кызы - Ковылкино балалар поликлиникасында шәфкать туташы. Ул көн саен, тормышының беренче айларыннан бирле, кечкенә пациентлар янында. Эш бик мөһим һәм җаваплы: монда аеруча игътибарлылык, сабырлык һәм кайгыртучанлык кирәк. Хәтта туган авылыннан шәһәр йортына күченгәннән соң да Венера ханым һәм аның гаиләсе милли традицияләрне саклый. Шул ук вакытта гаилә башка халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карый. Чудиннар йортында рус, татар һәм мордва традицияләре тыныч кына яшәп килә. Үз тамырларыңны сакларга һәм тугандаш халыкларның традицияләренә хөрмәт белән карарга – нәкъ менә шул хакта Россия халыкларының бердәмлеге елында сөйлибез дә.

Фото: «Голос Примокшанья» дан