Күңелләрнең моңга сусаган бер мәле. Әлеге бушлыкны бары тик халыкның күңел сандыгында гасырлар дәвамында сакланып килгән илаһи моң гына тутыра алыр кебек. Бөек Тукаебыз “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул” дип юкка гына әйтмәгәндер. Арада җәүһәргә тиң сәләтле кешеләр аз түгел. Безнең төбәк андыйларга бай. Алар арасында яңа йолдызчык кабынды. Ул Ләмберә Балалар сәнгать мәктәбе укучысы – Алина Шамшетдинова.
Сәнгать кешесеннән иҗат итәр өчен илһам каян аласыз дисәң, барысы булмаса да, 99 проценты, мәхәббәт ярдәм итә. Ул сөйгәнеңә, балаларыңа, кешеләргә карата булган мәхәббәт. Ә менә туган җиреңә карата булган хис, арада мәңге югалмый, күңелнең бер почмагында җанны сыкратып тора мөгаен. Бала чактан, күңелгә сеңеп калган туган төбәк гүзәллеге, еллар узгач сагыну катыш моң булып, матур җырларга әверелеп күңеленнән ургылып чыга. Бәлки авыл җирлегендә туып үскән кешеләрнең аеруча моңлы булуы, шуның белән дә бәйледер. Хәер бу әллә ни әһәмиятле түгел, иң мөһиме, бездә андый талантлар күп.
Ун ел элек Алина музыка өлкәсендәге профессия турында хыялланганы да булмады. Ул, яшьтәшләре төсле, балалар бакчасында үтә торган чараларда җырлый, кар бөртеге төсле уйный, бии.  Бәлкем ошар, дип Алинаның әнисе кызын Ләмберәнең беренче гомуми белем бирү мәктәбенең икенче сыйныфында укыган чакта, музыка мәктәбенең фортепьяно классына яза. Эше уңышлы булып чыга. Бүген Ләмберә Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алина Шамшетдинова Нәҗип Җиһановның «Бишек җыры»н өйрәнә. Иҗади үсеше белән фортопьяно классы буенча Людмила Ивановна Прозорова җитәкли.
- Башта Алинаның сәләте яшеренгән иде, - ди фортопьяно классы буенча укытучысы Л.И. Прозорова. – Вакыт үтү белән, аның тырышлыгы һәм чыдамлылыгы аркасында, сәләтен күрсәтте ул. Ә укуның соңгы елларында бөтенләй чәчәк ата башлады: Алина үзе көйне ноталарга бүлә, мәктәптә өйрәнгәннәргә өстәмәгә яңа композицияләр өйрәнә. Пианист буларак алга үрмәләргә теләге сизелде. Үткән ел Алина Шамшетдинова музыка мәктәбебезне тәмамлап аерым өстәмә профильле курсларга укырга керде. Ә моңа аның теләге этәрде - Казанда Габдулла Тукай исемендәге филармониядә укып атаклы пианист булу. Уйлаганын тормышка ашыру максаты белән Алина гомуми төп белем алгач, Саранск шәһәрендәге Л.П. Кирюков исемен йөрткән музыка училищесында осталыгын шомарту.
Алина Шамшетдиновага 9 яше тулгач, әти-әнисе пианино алалар һәм беренче тапкыр шул вакыт инструмент артына утыра да ул. Шуннан алып дусты белән аерылганы юк: һәр көн паининода уйный Алина. Бигрәк вальслар уйнарга ярата. Яратканнары арасында – Лермонтовның «Маскарад» драмасына Арам Хачатурян белән язылган вальс. Үткән ел Г.В. Свиридов белән «Буран» кинофильмына язылган гади булмаган вальсны өйрәнгән. Ә сәләте әтиеннән күчкән, ахры. Аның матур тембры, музыканы ишетә белүе дә күчкән әтисеннән. Алина әти-әнисенә рәхмәтле. Алар кызларының хыялын тормыш ашырырга ярдәм итәләр, теләкләрен яклыйлар. Кызларының иҗат җиңешләре, уңышлары шатлык алып килә үзләренә.
Пианинода уйнау белән бергә, Алина дүртенче ел үзенең сәләтен вокалда үстерә. Биредә аңа педагогы Фаилә Рәсим кызы Равилова булыша. Аның репертуарында татар һәм рус классик җырлары.
- У девочки красивый тембр голоса, у нее музыкальные пальчики, она прекрасно читает ноты голосом, - ди Людмила Ивановна. – Алина сама поет и себе аккомпанирует. Уже сейчас ее можно поставить в один ряд с нашими талантливыми выпускниками – Кариной Поповой, Александром Сергеевым и Илоной Соломоновой.
Алинаның уңышлары әти-әнисен, укытучыларын гына түгел, тамашачысын да шатландыра. Аның йомшак тавышы, матур бармаклары белән пианинода уйнавы күптөрле фестивальләрдә, конкурсларда яңгырый. Уңышлары арасында быел гына «Панжема» конкурсында – беренче, «Авылым тавышлары» фестивалендә дә билгеләнеп үтелде. Күгебездә яңа йолдызчыгыбыз кабынды.

Н.Хәлил