Л.С.Выготский исемендәге стипендия һәм грантлар Бөтенроссия конкурсын «Институт ускорения экономического развития (Рыбаков ФОНД)» фонды үткәрде. Максаты – иң уңышлы мәктәпкәчә белем бирү студентларын һәм белгечләрен көн таләп иткән методикалар һәм технологияләр үсешен булдырганнарны барлау. Россиянең 85 субъектыннан конкурсантлар ярышта катнашты.
Мәрьям Мөхәммәтгали кызы Большакова һәм Любовь Сергеевна Томилина, “Ромодановский детский сад комбинированного вида» педагоглары да катнашып кына калмадылар, җиңеп чыктылар. Өч меңгә якын катнашучы арасында бүгенге педагог исемен яулау зур дәрәҗә. Шуңың өстенә 50әр мең сум премия дә алырлар.