Joomla TemplatesWeb HostingWeb Hosting
Архив газет
Мнение читателей
Какие темы в газете вам наиболее интересны?
 
Календарь


№25 от 27.06.2018

Медальләрне тантаналы тапшыру үтте

Мордовия мәктәпләрендә чыгарылыш имтиханнары тәмамланды. Нәтиҗәләр чыгарылды. Быел барлыгы республикабызның  531 укучысы «Укуда уңышлар өчен» медаленә лаек. 23 июньдә, урнашылган гадәт буенча, Мордовия Главасы В.Д. Волков регионыбыз чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр тапшыру тантанасында катнашты. Бу  тантаналы чарада  балаларның әти-әниләре, укытучылар, вуз җитәкчеләре; халык  белән РДК залы шыгрым тулы иде.
Выпускниклар тормышларындагы беренче олы бүләкне Республика Мордовия Главасы Владимир Дмитриевич Волков кулыннан «Укудагы уңышлары өчен» медальләре белән бергә, истәлекле сәгатьләр һәм кызларга чәчәкләр бәйләме, ихластан котлауларны кабул иттеләр. Ә биш медалистка, Бөтендөнья һәм халыкара олимпиада җиңүчәләренә, Мордовия Главасы тагы бер бүләк – 25 июньдә Португалия белән Иран футбол матчына билетлар бүләк итте. Җитәкчебез чыгышында рәхмәтләрен сәләтле балалар үстергән әти-әниләренә белдерде. Шулай ук Главабыз Бөтенроссия олимпиадалары рейтингында Мордовия икенче лаеклы урында, Мәскәүдән кала, диде. Тагы ул залда Бөтенроссия олимпиадаларында 170 җиңүче һәм призер, 5 - бөтендөнья белән халыкара олимпиадалары призерлары утыра дип трибунадан ишеттерде.

 

Колонка гл. редактора

Колонка главного редактора

Ценить свою эпоху

Гости
Сейчас 30 гостей онлайн
Счетчик посетителей
mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня420
mod_vvisit_counterВчера987
mod_vvisit_counterНеделя6220
mod_vvisit_counterПрошлая неделя6578
mod_vvisit_counterМесяц20307
mod_vvisit_counterПрошлый месяц30412
mod_vvisit_counterВсего1262495