1935 елда 1 сентябрьне уку елының беренче көне итеп билгеләгән карар чыга. Ә Белем көне - 1984 елдан бирле һәр ел 1 сентябрь көнне билгеләнгән бәйрәм.
Беренче сыйныф укучылары өчен бу Беренче кыңгырау бәйрәме, ә, гомумән, бу бәйрәм - уку елы башлануы тантанасы. Элек бәйрәм уку көне иде, хәзер исә тантаналы җыелыш һәм бәйрәм чаралары үткәрелә.
Саннарга игътибар итик. 2017-2018 уку елында Мордовиядә 256 балалар бакчасы, 336 мәктәп, 11 интернат, 23 урта профессиональ һәм 55 - балаларга өстәмә белем бирү учрежденияләре эшләр. Мәктәпләрдә 70 456 (үткән ел - 69 366) укучы, аларның 7842 (үткән ел - 7 437) беренче тапкыр белем йорты бусагасын атладылар. Күргәнегезчә, саннар үткән елдагыдан югарырак - шатландыра. Уңышлы мәктәпләрне ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы үтәлде. Күп белем йортының котельнялары алыштырылды, фасадлары яңартылды, спортзаллары ремонтланды, ишек-тәрәзәләр куелды, мәктәп мебеле сатып алынды, ашханәләр тәртиптә, яңа җиһазлар да булдырылды, мәктәп автобуслары ремонтланды, тиешле санитар-эпидемиология иминлек булдырылды, дип хәбәрли Мордовия мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре. Әйтеп китәргә кирәк,  67 мең укучылы 327 мәктәптә дәресләр бер сменада үтәр, тугыз мәктәпнең 3122 укучысы гына икенче сменада укыр.
Беренче сентябрьдә вакытлыча вазыйфаларны башкаручы Мордовия Главасы В.Д. Волков республикабызның укучыларын, ата-аналарын, укытучыларны яңа уку елы башлану белән кайнар котлады. Бу көнне ЖК «Юбилейный»да урнашкан «Тавла» дигән мәгариф Үзәген (Саранск шәһәре гомуми белем бирүче унҗиденче номерлы мәктәбен) ачуда катнашты. Быел анда 39 сыйныф, шул исәптән 8 беренчеләр белем алачак. Беренче кыңгырау унҗиденче мәктәпнең 211 беренче сыйныф укучысы өчен чыңлады.  
2018 елда Дөнья Чемпионаты (ЧМ) үтәчәк 11 шәһәр-оештыручыларда беренче сентябрьдә футбол дәресләре иде. Саранск башкалабызның җиденче номерлы лицеенда футбол дәресе үтте. Чемпионат волонтерлары беренче сыйныфка килгән балаларны беренче линейкаларына алып чыктылар.
Җиденче лицей бу көнне ике бүләк алды: «Торама» фольклор коллективы Саранск «Smile» җанатарлары җырын башкарды һәм тагы бер бүләк - «Krasava» футбол тубы.
«Россиядә футбол FIFA 2018 бөтендөнья Чемпионатын каршылаганда» темасына өстәл футболы буенча ачык дәрес турында сигезенче сыйныф укучысы Денис Кахотин: «Футбол дәресе миңа бик тә ошады! Чемпионат турында күп яңалык ишеттем һәм викторинада сувенир оттым. Алты яшьтән футбол белән шогыльләнәм; бүген өстәл футболы белән кызыксындым – уйнап карарга уем бар. Беренче сентябрьдә футбол уйнау тормышымда үзенчәлекле көн беренче тапкыр булды».
Ромодан районы Алтар һәм Белозерье урта мәктәпләрендә Белем бәйрәмнәрен матур үткәргәннәр. Беренче сентябрь көнне Белозерье урта мәктәбендә Рафаиль Зәки улы Аширов, Республика Мордовия Госсобраниясендә социаль сәясәт Комитеты рәисе, Мордовия татарларының «Якташлар» милли-мәдәни автономия җитәкчесе укучылар белән педагогик коллективны һәм авыл халкын Белем бәйрәме белән кайнар котлап бүләкләр дә тапшырган.  
Темник районы Тархан авылында икенче ел инде уртадан төп мәктәпкә кечерәеп яши. Быел анда унтугыз укучы белем алачак. Ә Торбеево районы Татар Йөнә гомуми төп мәктәбе агымдагы уку елыннан Жуковский урта мәктәбенең филиалы гына булып калган. Анда 29 укучы беренче сентябрьдә Белем бәйрәменә килгәннәр. Йөнә филиалының беренче сыйныфына бер бала кабул ителгән. Кадошкино районы Большие Поляны гомуми төп белем бирү мәктәбендә барлыгы унтугыз бала укыр. Барча мәктәп беренче уку елын Белем бәйрәме буларак үткәрде.  
Ләмберә муниципаль районы Беренче гомуми белем бирү урта мәктәбендә 2017-2018 уку елында барлыгы 454 укучы белем алачак. Якты һәм матур, уку процессы өчен бөтен шартлар тудырылган мәктәпнең беренче сыйныфына 54 укучы кабул иткәннәр. Мәгълуматны гомерен мәгърифәткә багышлаган Мордовиянең атказанган мәгариф хезмәткәре, хөрмәтле мәктәп директоры Юнир Бясыр улы Мензуллин белән аралашканда ишеттем. Ул: «Ләмберә муниципаль районы Беренче мәктәбебез заманча технологияләр белән җиһазландырылган, анда югары белемле мөгаллимнәр эшли, укытуның үз методикалары һәм системалары бар. Безнең мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз корыч атларны җигә, интеллектуаль машиналар белән идарә итә, катлаулы мәсьәләләрне чишә ала. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана; күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары «4» ле һәм «5» леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!»

Наилә Насырова