Кылган гамәлләре, башкарган эшләре, яшәеше, иң мөһиме, туган җиренә ихлас бирелгәнлеге белән райондашлар күңелендә зур ихтирам һәм абруй казанып, бүгенгә кадәр тоткан кыйбласына тугрылык-лы булып калып, тыйнак кына фидакарь хезмәт юлы үтүче Наиль Халил улы Долотказин.
Наиль Долотказин 1958 елны Инсар районы Большие Поляны (Иса) авылының Ибраһим кызы Сара белән Абдрахман улы Халил гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе берникадәр чит шәһәрләрдә хезмәт иткәч, 45 ел колхозда төрле эш башкарса, әтисе 48 ел буе электромонтерлык хезмәт юлы үтә. Балалык елларында Наиль Иса елгасы карын чистатып ясалган мәйданда хоккей уйный, урманында җәй көннәре җиләк җыя, Иса елгасы ташуында бата-чума чирпала белән балык тота... Җиденче класста ук комбайнер ярдәмчесе булып, иген сугу буенча алдынгылар булалар. Мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә укый. Тырыш гаиләдә үскән Наиль Большие Поляны урта мәктәбен тәмамлап, Н.П.Огарев исемендәге университетның физика бүлегенә укырга керә. Уку йортын тәмамлаганда армия сафларында хезмәт итеп, чыныгу алгач, зур хезмәт биографиясе башлана.