Сания Чинакаева ВКонтакте битендә болай ди: «Хәерле көн. Без Фәридә Хәсәновнаны беләбез, Вачевкада 20 елдан артык яшәмәсәк тә. Мин тумышым белән Темников районыннан, бүген Питерда яшибез. Әти-әниләребез янына Вачеевка авылына килгәч, кибеткә йөри идек. Ул бик яхшы сатучы, акыллы, чисталыкны ярата, кибеттә һәрчак тәртип була иде. Ярдәмчел, товары турында һәрвакыт әйтеп бирә, нәрсәгә кирәклеген дә аңлата. Ходай аңа сәламәтлек, уңышлар бирсен. Аның турында «Ельниковская трибуна» газетасына язганнары өчен зур рәхмәт; ул моңа үз хезмәте белән лаек.»Берничә көн элек кулланучылар коо-перациясенең иң өлкән хезмәткәрләрен-нән берсе Фәридә Хәсән кызы Богдановага җитмеш яшь тулды. Аны бу дата белән котларга хезмәттәшләре О.И.Балаева белән Н.И.Салаева килгән иделәр. Ольга Ивановна, Ельники райпосы профкомы рәисе буларак, туган көнен билгеләп үтүче Фәридә апага бик күп җылы сүзләр әйткән: «Бүген Фәридә Хәсәновна районның кулланучылар кооперациясе системасында иң өлкән сатучы. Өстәвенә, һөнәренә тугры калып, бүген дә эшли. Һәм, минемчә, эш акчада түгел, ә сайлаган һөнәренә мәхәббәттә; ул аңа 45 елдан артык гомерен багышлаган.»
Фәридә апа Богданова яши торган Вачеевка авылы Ельники районындагы кечкенә генә торак пункт. Халкын бармак белән генә санарга мөмкин. Ә менә сәүдә ноктасы, барлык авырлыкларга карамастан, бүгенге көнгә кадәр эшли, чөнки анда сатучы – Фәридә Хәсән кызы бар. Күршеләрдәге Новоямская Слобода, Новоникольское, Новый Ковыляй кебек зур торак пунктлардагы күп кенә кибетләрдә күптән кадрлар җитми, ә Вачеевка кибете ишеге һәрвакыт ачык. Кибеттә халык теләген тәэмин итәрлек товарлар бар: кирәкле продуктлар һәм товарлар Ф.Х.Богданова заявкасы буенча кайтарыла. Якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләр, ә бу, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр, сатучының тырышлыгы өчен аңа рәхмәтлеләр.
Язма героебыз турында берничә сүз. Ул үз юлын кечкенә кызчык буларак сайлаган: иптәшләре белән бергә (ә алар ике дистә-дән артык кеше җыелган) сигезенче сыйныфны темамлагач, Саранск кооператив училищесына укырга керергә карар кылган. Барлык абитуриентлар арасыннан укырга ул ялгызы кала. Дуслары, төрле сәбәпләр табып, курстан китеп барганнар. Бәлки, ул да киткән булыр иде, әмма әти-әнисе һәм ике туганнан туган абыйсы кызның училищены тәмамлавын таләп иткәннәр; шуңа ул бу уку йортын тәмамлаган.
Белгәнебезчә, беренче эш көне һәм беренче эш урыны һәрвакыт хәтердә уелып кала. Аның – Ликенье авылы. Голландкалы кечкенә кирпеч бина. Төрле яшьтәге сатып алучылар, күпчелек очракта - танышлар, кайбер туганнары, яшь кибетче кызны ачык йөз белән каршы алганнар. Кыскасы, хезмәткәргә кем эш белән, кем сүз белән ярдәм итә шул вакыт. Бу елларда күчмә сәүдә прилавкалары күп кенә хезмәткәр өчен эшенең аерылгысыз бер өлеше булып саналган. Менә Фәридә дә районындагы Сузеляткага, Коринога, Старые Шалыга сәүдә итәргә чыга торган булган. Сатудан башка, капчыктагы тоз-ярмаларны һәм каробкалардагы башка товарларны автолавкага төяп җибәрергә, ә кичен бушатырга үзенә туры килгән. Шул сәяхәтләрдән соң ул өенә арып кайта торган булган, ә өйдә- гаилә, хуҗалык. Бүген дә Фәридә Хәсән кызы ярдәмнәре өчен әнисе Әйшә Садретдин кызы Кремчееваны һәм кайнанасы Маһинур Хәлим кызы Богданованы рәхмәт сүзләре белән искә ала.
Фәридә Хәсән кызы Богданова Ликень-еда ун  ел эшли. Тәҗрибә тупладым, отчет төзергә өйрәндем, күп кенә авыл ке шеләренең гореф-гадәтләрен һәм их-тыяҗларын белдем, дип истәлекләрен яңарта ул. Тик менә туксанынчы еллар килеп җитә. Ликенье авылындагы кибет, рентабельле булмавы аркасында, ябыла. Аны ябалар, ә  сатучы Фәридә Хәсәновнаны Лобановка авылына күчерәләр. Һәрва-кыттагыча эш урынына кадәр хатын җәяү йөри. Хәер, ара ерак түгел. Кайчагында авылдашлары яки туганнары эшкә кадәр машинада алып барганнар, әмма бу бик сирәк булган.
- Лобановка авылында мин бераз эш-ләдем, - дип сөйли юбиляр. - Әмма бу бик авыр еллар иде. Ярмалар, шикәр талон буенча бер кешегә 300 граммнан җибәрелә иде. Шырпы, сабын да талонга иде. Яхшысы-яманы белән бу еллар да үтә. Аннары Фәридә Хәсән кызы Богданова Вачеевка авылындагы гади авыл өендәге кибеткә килә. Вакыт төзелешкә үз эзен сала һәм ул елдан-ел искереп, тузып бетә. Хатын әле яңа сәүдә ноктасы төзү турында сорап партия райкомы, район кулланучылар җәмгыяте идарәсе бусагаларын бер генә тапкыр йөреп чыкмый. Бу иске кибеттә эшләп булмагач, югары инстанцияләр рөхсәте белән, биш ел өендә сәүдә итә. Шулай да башлаган эшенең матур чишелешенә ирешә ул. 2011 елның көзендә Вачеевкада яңа кибет ачыла: прилавка артында - таныш кеше.
Күпьеллык һәм мактауга лаеклы хезмә-те өчен Фәридә Хәсән кызы Богданова Мордпотребсоюздан медальләр ала, шулай ук «Хезмәт ветераны» исеменә ия. Аның эшендә һәрвакыт кызлары - әти-әниләреннән ерак түгел яшәүче Галия белән Халидә ярдәм итәргә әзер. Фәридә әбиләренең даими кунаклары - дүрт кыз оныгы һәм бер малай оныгы. Бер правнучкасы да бар.
Үз һөнәренә тугры кешеләрне хәзер табу кыен. Балалары, оныклары кайгыртучанлы-гы һәм хөрмәте белән уратылган Фәридә Хәсән кызы Богданова бүген дә рәхәтләнеп эшли; Ельники районы кулланучылар җәм-гыяте җитәкчелеге һәм авылдашлары арасында мактаулы урын алып тора.

 

Наилә НАСЫРОВА