Ләмберә районы Кривозерье мәк-тәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Фәрит кызы Азисова җитәкчелегендә 11 сыйныф укучысы Тимур Текаревның «Гаиләм Герое» темасын яктырткан Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан иҗади эшен тәкъдим итәбез.
Безнең илдә сугыш тарихына кагыл-маган гаилә юк. 1941 нче елның августында минем дәү әтием-прадедушкам Хәсән Якуб улы Манёровны фронтка алганнар. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле сулышы аңа беренче минуттан ук кагыла. 1941 нче елның октябрендә, Украина территориясенә фронт сызыгын өзеп, полкның бер өлеше алга китә алмый, ә бер отряд алга таба уза һәм немецлар басып алган территориядә чолганышта кала. Совет солдатлары әсирлеккә алына. Минем дәү әтиемне һәм аның сугыш иптәшләрен Сумск өлкәсе тер-риториясендә урнашкан концлагерьга җибәрәләр. Бу вакытта концлагерь үлем лагере булмаган әле; баракларсыз гына коймаланган территория булган.
Шундый катлаулы шартларда Х.Я.Манёров куркып калмый, тоткынлыктан качарга уйлый, әмма омтылышы уңышсыз була. Шуңа 1942 нче елның 30 нчы апрелендә ул Оранинбургтагы «Заксенхаузен» нацистлар концлагеренә Германиягә озатыла. Тоткыннарны «производство» ишегалдында, анда минем дәү әтием белән килгән күп кенә хезмәт сөючән кешеләрне, куәтле радиоллар тавышы астында атып үтергәннәр. Кеше, концлагерьга эләккәч, кеше булудан туктый; ул үз вакытында юкка чыгарылырга тиешле әйбергә әйләнә.
Хәсән Якуб улы йөрәге биредәге шартлар белән килешми һәм кабат качарга карар итә. Аның иреккә омтылышы Ватанга чиксез тугърылыгын, үлем куркы-нычы минутларында ныклыгын һәм батырлыгын саклап калуы белән данлык лы. Фашистлар лагерыннан качу авыр һәм куркыныч эш булган: күпләр качарга омтылган, тик кайбер төркемнәргә генә иреккә чыгарга насыйп булган. Кызганычка каршы, Х.Я.Манёровның чираттагы качуы да уңышсыз булган.
Дәү әтиемнең качарга омтылуы өчен аны атып үтерергә тиеш булганнар, тик башта корыч таяклар белән нык кыйнаганнар һәм тагы да  ябыккан, җазаланган туганымны карцерга үлергә дип ташлаганнар. Каравылчыларның берсе, бәхетенә каршы, тумышы белән Мордовиядән булган икән. Ул якташын кызганып, яшерен ашарга ташыган аңа; һәрвакыт дәү әтиемнең чәйнигына су белән кишер, чөгендер яки бәрәңге салып биргән. Шуның аркасында гына ул исән кала алган.
...Хәсән дәү әтиемне атарга тиешле көн җиткән. Ул ничек үткән соң дип сорарсыз? Әсирләрне сафка төзгәннәр, ә төзелеш дежурные – кизү торучы, әсир солдат янына килеп, аның төймәсеннән тарта икән: әгәр дә хәрби әсир сафта тора алмаса (гадәттә сафта тора алмаганнар), аны җәзага алып барганнар. Шулай сафтагы соңгы әсиргә кадәр үткән кизү торучы. Хәлсезләнгән Хәсән Якуб улының (шушы вакытта Тимурның дәү әтисенә 35 яшь булмаса да, аны чал чәчле карт дип әйтергә булган) төймәсеннән тартканда, аны ике яктан иптәшләре җилкәләрен җилкәгә куеп «тоталар». Шулай итеп дуслары үлемнән тартып ала дәү әтием Хәсән Якуб улын. Тик качу турындагы уй аны һаман да ташламый…
Лагерь - ул җәһәннәм, ул үлем, әмма да дәү әтием бу зур тәмугта исән кала. Күрәсең, аны өйдәгеләре әтисенең кайтуына ышанып көткәнгә, гаиләне саклаучы фәрештә саклаганга исән кала. Шулай, бераздан, тоткыннарның хыялы тормышка аша. Мондый хәл булган: англо-америкалылар самолетлары конц лагерь территориясен ата башлаган-нар. Бу вакыйга уңаеннан барлыкка килгән хаос дәү әтиемә һәм тагын берничә солдатка качарга мөмкинлек биргән. Алар арасында берсе француз милләтле кеше булган. Качып озак йөргәннән соң, алар Франциягә килеп җитәләр. Анда Хәсән Якубович французлар Каршылыгы - Сопротивление хәрәкәте сафына керә. 1944 нче елның июленнән октябрь аена кадәр ул французлар партизаннары отрядында була. Бөек Ватан сугышы вакытында Франциядә элеккеге Совет хәрби әсирләреннән 40 ка якын партизан отряды булган. Кешеләр бирешмәгән, качып калмаган, ә Гитлерга каршы сугышкан, фашизмга каршы көрәштә батырлык үрнәге булып торганнар.
Хәсән Якуб улы Манёров партизан отрядында актив эшчәнлеге, сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен француз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. Аның язмышы искиткеч. Геройның характеры нык. Ватанны шулкадәр нык яратуы һәм дошманны күрә алмаслыгы озак сугыш айлары дәвамында хәтта Франциядәге партизаннар отряды составында көрәштерә аны! Сугыштан соң да язмыш сыный аны. НКВД тикшерүен үтәр өчен Хәсән Якуб улына нинди ихтыяр көче һәм сабырлык кирәк булган! Герой дәү әтием тормыш сынауларын да үтә алган: әсир дә, чиксез тикшерүләр дә, иң мөһиме, сугышны да. Х.Я.Манёров тулы тормыш белән яши; күпсанлы егылу һәм күпсанлы аяк өстенә торып басулар үтә, Бөек Ватан сугышының ачысын һәм Җиңүнең татлы тәмен сынап карарга туры килә аңа.
Бу гади, әмма бик чыдам, сабыр һәм батыр кеше турында тарих: ул - гаиләмнең горурлыгы булган әтиебез, бабабыз, дәү әтиебез. Без нәкъ менә шундый кешеләр белән горурланырга, алардан үрнәк алырга һәм аларның батырлыкларын онытмаска тиеш дип уйлыйм.

Н.ХӘЛИЛ тәрҗемәсе