Бөтендөнья Кар Бабай көнен Ләмберә районы Пензятка балалар бакчасында билгеләп үткәннәр
Бу көнне бакча балалары белән тәрбиячеләре өчен чын бәйрәм булган.
Көн матур, кар күп. Тәгәрәтеп ак карны, ясадык кар бабайны. Куйдык кишердән борын, ясадык ике кулын. Күзләре – кара күмер. Дидек: “Син урам себер!” Зур себерке тоттырдык, көлешеп карап тордык.
Менә нәкъ шулай, шигырьдәге төсле, Ләмберә районы Пензятка балалар бакчасындагы «Кар бабайга бүләкләр» дигән квестта катнашкан.