Ләмберә районы Кривозерье авыл китапханәсе, Кривозерье авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, Изге Валентин көненә багышланган чара үткәргәннәр. Авыл яшьләре барлык конкурсларда һәм уеннарда да актив катнашканнар. Бик күңелле булган.
Гашыйклар көне 20 нче гасырның 90 нчы елларыннан бирле билгеләп үтелә.

Бүгенге көнгә ул яраткан һәм популяр бәйрәмнәр исәбенә керде һәм күпләр календарьда бу бәйрәм булса иде дигән теләкләре турында да ишетергә туры килә.
Традиция буенча бу көнне яраткан һәм кадерле кешеләргә чәчәкләр, кәнфитләр, уенчыклар, һава шарлары һәм открыткалар (еш кына йөрәк формасында) бүләк итү кабул ителгән. Кривозерьедә дә бу көн бәйрәмчә үткән. Йөрәк төшерелгән котлаулар да кабул ителгән.