Бу Көнне Мордовиянең төрле почмакларында бәйрәм иттек. Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 фев-ралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелгән. ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуп лап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.Искә алыйк. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
Россиядә төрле милләт халкы дус-тату яши. Бәйрәмнәрне дә эчтәлекле иттереп үткәрәләр. Шулай, Россиядә «Телнең матурлыгы өчен» акциясе кысаларында үткән лекцияләрдә, конференцияләрдә, очрашуларда һәм флешмобларда РНКАТ РМ «Якташ-лар» белән «Чулпан» хатын-кызлар җәмгыять әгъзалары актив катнашканнар. 21 февральдә республикабызда Халыкара туган телләре бәйрәме кысаларында үткән «Күпмилләтле Мордовия» фестивалендә регионыбыз татарларының «Якташлар» җәмгыят-челеге председателе, «Ислам мәдәният үзәге» директоры урынбасары Надия Низаметдин кызы Азисова катнашты.
Һәр халыкның туган теле, аның мәдәнияте - тарихи көзгесе. Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Респуб-ликабыз мәктәпләрендә, горурлык хисе тәрбияләп, туган татар телебездә төрле чаралар үтте. Мәсәлән, Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбендә рус-татар-әрзә милләтле укучылар туган телләрендә шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар, әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштергәннәр. Татар телендә укучылар, укытучылары Альфия Кетдюс кызы Узбякова җитәкче-легендә, матур чыгышлар ясаганнар.
Тел бәйрәме кысаларында китап-ханәләрендә матур күргәзмәләр оештырылган, төрле темаларга китап укучылары белән әңгәмәләр уздырылган. Шулай, Ләмберә районы Пензятка авылы китапханәсе хезмәткәрләре эч-тәлекле күргәзмәне (рәсемдә) булдырганнар.
Бу бәйрәм балалар бакчаларында да үткән. Шулай, Эльмира Индус кызы Чушкина, Саранск шәһәре №90 балалар бакчасы заведующие, бу Көн турында: «...Халыкара туган көннәрен без һәр ел үткәрәбез, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. - Шул исәптән, быел да һәр группада тәрбиячеләр башта Туган тел көне турында, күпмилләтле бакчадагы һәрбер бала үзенең туган теле, мәдәнияты турында сөйләгәннән соң, милли киемнәргә киенгән балалар туган телләрендә яттан сәнгатьле иттереп, тырышып шигырьләр сөйләделәр».
Әйтеп китәргә кирәк, бу бакчада поликультуралы тәрбия булдырылган; 2016 елдан бирле уңышлы милли мәдәният Үзәге эшли, милли музейлары бар; милли мәдәният, төрле милләт кешеләренең аш-сулары, милли киемнәр көннәре үткәрелә, ана-аталар белән толерантлы тәрбия турында сөйләшүләр һәм башка милли чаралар уздырыла. Барлык чараларда, балалар белән бергә ата-аналар да, кызыксынып катнашалар.
Тагы, Халыкара туган телләр көненә багышланган «А песня в России на все времена» исемендәге концертта Рузаевка районы Татар Пешлә авылы «Матур кызлар» ансамбле катнашкан. Әлеге чара Рузаевка шәһәрендәге «ОРИОН» дигән Мәдәният йортында үткән. Татар киемнәре аларга бик тә килешә, ә татарча җырлары күңелләрнең тирән почмак-ларын тибрәтә.
Мордовиядә, Халыкара туган телләр көне кысаларында, берничә чара шулай үтте.

 

Наилә НАСЫРОВА