Саранскта 30 майдан 2 июньгә ка-дәр Ворлдскиллс Россия хәрәкәте форумы узачак, ул дискуссия мәй-данчыкларында экспертларны, бизнес-партнерларны, белем бирү оешмалары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен берләштерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Russia - 2022 милли финалы - 16 яшьтән алып 25 яшькәчә булган урта һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында WorldSkills стандартлары буенча илдә иң масштаблы ярышлар. Ярышлар 7 блоктан тора: «Төзелеш һәм төзелеш технологияләре», «Транспорт һәм логистика», «Җитештерү һәм инженерлык технологияләре», «Хез-мәт күрсәтү өлкәсе», «Мәгълүмати технологияләр», «Иҗат һәм дизайн» һәм «Мәгариф». Аларның 25е буенча ярышлар көндезге форматта оештырылачак, калганнары - дистанцион.
WorldSkills стандартлары буенча чемпионатлар һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү системасын, эксперт бергәлекләрен үстерүгә, тер-риторияләрнең инвестицион һәм туристик җәлеп итүчәнлеген арттыруга этәргеч бирә.
Шулай, Мордовиядә 52 компетенция буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2022) Х төбәк чемпионаты узды.
Саранск автомеханика техникумы (Саранский автомеханический техникум) базасында «Йөк техникасына хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча Темников авыл хуҗалыгы көллияте «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча 3 курс студенты Азат Дулатов катнашты.
Өч көн дәвамында ярышларда катнашучыларга Газон NEXT автомобиле, руль идарәсе, тормоз системасы белән идарә итү системасына хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау белән шөгыльләнергә, «КАМАЗ 740» автомобиле двигателен, төп шеекларны һәм гильз цилиндрларны сүтәргә туры килгән конкурсант Азат Дулатовка. Ярыш нәтиҗәләре буенча ул киеренке авыр көрәштә мактаулы икенче урынны яулаган. Киләчәге өчен бу ярышның роле бар. Мордовия Главасы Артем Здунов: «WorldSkills Russia һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты - эшкә урнашу һәм яхшы хезмәт хакы буенча беренче адым». Шулай булачак та.
Азат Мөнир улы белән аралашканда каян сиңа йөк машиналарын ремонтлау теләге барлыкка килде дип сорадым. Ул:
- Мин үзем Темников районы Тархан авылында туып үстем. Әтием - Мөнир Шарибҗан улы, егерме елдан артык тырышып йөк тракторында эшли. Кечкенәдән әтиемнең техникага игътибарлы булырга, аны төзек тотарга кирәклеге турында күреп тә, янында йөреп тә һәм хәтта әтием хезмәт дустын ремонтлаган вакытта, кечкенәдән ук, кирәкле ключларны да биреп тора торган идем. Шуңа бүген дә миңа теориягә караганда практика дәресләре күбрәк ошый. Ә сөекле әнием, Рәмзия Равиль кызы, белгечлеге буенча укытучы. Ул миңа һәрвакыт белемнең көче һәм белемле булырга омтылу теләге тәрбияләп килде.
Бүген Азат Дулатов Темников авыл хуҗалыгы техникумының 3 курс студенты, дидем. Теория буенча белем туплагач, җәй-көзләрен уку йорты биләгән җирләрдә уңыш үстерәләр: чәчүдән башлап иген җыеп беткәнче кыр эшләрендә булалар - я трактор белән чәчү-җыю эшләрендә, я ремонтта. Шулай бу уку йортында студентлар 4 ел белем ала һәм мохтаҗлык күргән профессия белгечләре буларак, көн таләп иткән урыннарда эшлиләр.
Мөнир улы Азат, диплом алгач, армия сафларына хезмәт итәргә исәбе бар. Ватанга тиешле хезмәтен күрсәткәч кенә профессиясе буенча эшләргә уйлый. Язма героебыз хезмәтне ярата. Авылда хезмәт куймыйча гына яшәп тә булмый. Алар балачактан ук, апасы Алиса белән, өй-йорт эшләрен җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгәннәр; чөнки тәрбия шундый аларда. Зур хуҗалык белән яшиләр Дулатовлар. Әйтеп китим, Мордовия татарларыбыз, шул исәптәп Дулатовлар да борынгыдан килгән ат үрчетү белән шогыльләнә. Атларның гаҗәеп матурлыгыннан һәм бөеклегеннән карашларны алып булмый. Атларның гаҗәеп матурлыгы, акыллылыгына исең китәр. Аларда махсус энергетика бар, диләр. Бәлкем шулар өчен дә Азат атларны бик тә ярата; аларны тәрбияләргә әти-әнисенә ярдәм итә.

Наилә НАСЫРОВА