26 февраль көнне сугыш һәм хезмәт батырлыгы Мемориаль музеенда Наиль Хәйдар улы Исхаковның берьюлы өч китабын тәкъдим итү презентациясе булды. Автор кырык елдан артык Ромоданово районының Алтар авылы тарихы буенча материаллар Мордовия, Мәскәү, Пенза, Уфа һәм башка Россия шәһәрләре архивларында эзләп җыя.
Беренче карлыгачы «Ромоданово рай-онының Афган сугышчылары турында Хәтер Китабы» дигән хезмәте була. Бу сугышта Исхаковның 16 якташы катна-ша, дүртесе интернациональ бурычларын үтәп, чит җирләрдә вафат була. Әйтеп китәргә кирәк, 1995 елда Алтар авылында батырларга һәйкәл куела. «Алтарлылар - Ватанны саклаучылар» дигән икенче китабы - тарихның төрле чорларында Ватанны саклаучыларга багышлана. Бу китапта аерым игътибар Бө-ек Ватан сугышына бирелә. Китап сугышчылар, блокадачылар, хезмәт фронтында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, шулай ук сугыш вакыйгаларына турыдан-туры катнашы булган укытучылар һәм укучылар турында сөйләнә.
«Минем кече Ватаным тарихы»н барлау өстендә Н.Х.Исхаков 30 елдан артык хезмәт итә. Өченче китап язу идеясе Мордовия татарларының килеп чыгышы турында газета мәкаләсен укыганнан соң барлыкка килә. Башта Наиль Хәйдар улы авылы өлкәннәреннән үткән эшләре турында сораша һәм язып бара, аннан барысын да архив материалларда өйрәнә. Авторга мәгълүматны җыярга битараф булмаган якташла-рыбыз, җирле мәк-тәп укучылары булышып килә.
Китаплар 487 мең сум күләмендәге президент гранты акчасына нәшер ителгән. Наиль Хәй-дар улы Исхаков аны узган ел «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» («Никто не забыт, ничто не забыто») проектында катнашып алган. Акчаның бер өлешен Н.Х.Исхаков җитәкчелегендәге Алтар мәктәбенең туган якны өйрәнү музеен яңартуга китә.
Февраль азагында оештырылган чарада Мордовия мәдәният министры урынбасары Альберт Сявкаев презентацияне Мордовиянең мәдәни тормышында мөһим вакыйга дип атаган. Сугышчан һәм хезмәт батырлыгы музее директоры Николай Кручинкин болай дип билгеләп үтә: «Н.Х.Исхаковның китаплары - ул гаять зур том түгел, ә эчтәлеге буенча гаять зур эш. Аларда регионыбызның тулы бер районы, аерым алынган авылның нигезләре һәм тамырлары күрсәтелгән. Аларны 50 һәм 100 елдан соң укыячак-лар».
Тагы Афганстан сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар чыгыш ясаганнар. Автор, үз чиратында, музей җитәкчелегенә һәм профильле министрлыкка китаплар нәшер итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдереп: «Мин гади мәктәп укытучысы, физика һәм математика укытам, - ди Наиль Хәйдарович. - Алтар авылында туган һәм үскән. Тарих белән күңел кушуы буенча шөгыльләнәм. Кызыклы факт табам икән - икмәк тә кирәкми! Безнең авыл тарихы бик бай. Гасыр башының 20-30 елларында ул, Ләмберәдән соң, иң эре татар авылы булган. Биредә - 495 йорт, 2 175 кеше, 11 кибет, 5 тегермән, 289 ат булган!..
Бүген без ничек яшибез, дип сораса-гыз - начар түгел дияр идем: балалар туа, мәктәп эшли - авылның үсеш перспективасы күз алдында - без чәчәк атачакбыз!»

Наилә НАСЫРОВА