Мордовиядә якташ язучыбыз Шәриф Камалның туган көнен ел саен билгеләп үтәбез.
Быел да Рузаевка районы Шәриф Камал исемен йөрткән Татар Пешлә гомуми белем бирүче урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм Мәдәният сарае хезмәткәрләре көче белән «Якташыбыз Шәриф Камал турында» дигән әдәби-музыкаль онлайн-чара үткәрделәр. Анда татар, рус телләрендә язучы, аның иҗаты, әдәбиятта тоткан урыны турында шигырьләр, җырлар башкардылар.
Мәктәп блогында сәнгатьле иттереп шигырьләр 11 сыйныф укучысы Биксаляева  Диана белән 5 сыйныф укучысы Курмаева Яна (укытучылары Светлана Федоровна Медведева) сөйлиләр, 6 сыйныф укучысы Норваткина Васелица (укытучысы С.С.Саляева) Рөстәм Яхинның «Иртә» дигән әсәрен фортопьянода уйный һәм матур иттереп шигырь дә яттан укый. Татар Пешлә мәктәбендә тырышып дүрт дистәгә якын татар теле һәм әдәбияты укыткан Сания Спартак кызы Саляева «Син барыбер җиңдең үлемне» шигырен яттан югары сәнгатьлелек бе-лән башкара.
Мәдәният хезмәткәрләре чараны алып бардылар. Люция Мурман кызы Турманидзе белән «Сандугачлар», «Миләшләрем» ансамбльләре башкаруында җырлар җырладылар, сәнгатьле шигырьләрне яттан Чалдаева Элина белән Мурашова Валерия укыдылар. Чараны Рузаевка районы Татар Пешлә авылы Мәдәният сарае сайтында карарга да була.

Туган телем-иркә гөлем


Шул исем белән Дубенка районы Ломат авылы мәдәният йортында урнашкан музейда, Мәзидә Якуб кызы Муракаева, Халыкара туган көненә багышлап, чара үткәрә.
Бу информацион сәгатьтә балалар татар теленең байлыгын, хәзинәсен тулыландырган табышмаклар һәм әйтемнәр турында мәгълумат алалар, аларга рәхәтләнеп җаваплар табалар, мәкальләрне истә калдыралар, Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен яттан сөйлиләр, татар телендә «Кояш әйләнәсе» җырын җырлыйлар; барысы да рәхәтләнеп туган татар телендә сөйләшкәннәр.
Күңелле һәм эчтәлекле үткән бу чара.


Наилә НАСЫРОВА