Кадошкино районы Латышовка авылы терлекчелек фермасы эшендәге уңыш-лары өчен иң яхшы механизаторлары– Марат Каюм улы Еникаев белән Рәис Рәстәм улы Альмяшевны бүләкләделәр.
Мактау грамоталарын һәм ир-атлар өчен файдалы бүләкләр - йорт өчен инструментлар ООО «Магма ХД» директоры Сергей Иванович Сиушов исеменнән тапшырылды. Марат Каюм улы Еникаев белән Рәис Рәстәм улы Альмяшев кебек механизаторлардан башка хуҗалыкта эш бара алмый, ди җитәкчеләре һәм аларны белгәннәр. Механизаторлар хайваннарны ашатырга, артларыннан җыярга, үлчәргә булышалар. Эш көннәр буе кайный.
- Фермада бишенче ел эшлим, ә колхозда беренче сыйныфтан комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым, - дип сөйли Марат Каюм улы. - Эш миңа бик ошый. Җирдә хезмәт бетмәс-төкәнмәс кадәр күп. Хәзер азык, сенаж ташыйбыз, мал ашатабыз, тирес чыгарабыз. Яз, җәй көннәре, белгәнебезчә, хезмәтебезнең кайберләре үзгәрә. Өйдә дә ярдәмче хуҗалык белән яшибез: сарыклар, бозаулар асрыйбыз.
Маратның напарнигы Рәис Рәстәм улы Альмяшев фермага нигез салынганнан бирле тырышып хезмәт итә. Ул:
- Авылда, тулаем алганда, эш – тавык чүпләп бетерә алмаслык күп. Әмма туган авылны ярату хисе, Латышовка авылыбызның якынлыгын сизеп яшәү рәхәт. Авылда яшәүнең уңай яклары да, эшнең авырлыгы да бар инде. Кая җиңел ул? Нәрсәгәдер яшьләребез, башка җир-ләрдәге төсле, шәһәрләргә ешрак китә. Биредә дә эш табарга була бит. Мәсәлән, фермада, - ди Рәис Рәстәм улы. - Безнең хуҗалыкта хезмәт хакы лаеклы, вакытында алабыз. Ә бүген җитәкчеләр исеменнән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Хезмәтемнең кирәклеген, аның кадерен белү бик күңелле.
Әйтеп китик, 392 баш малны 13 хезмәткәр тәрбияләгән хуҗалык-коплекс белән армый-талмый тырышып идарә итүче Зөхрә Хәмзә кызы Кантеева биредә 15 ел хезмәт итә. Хезмәткәрләре хөрмәт итә аны; бер зур гаилә кебек эшлиләр. Мәсәлән, үгезләр үстерү цехында ике хезмәткәр – Хаким Хөсәен улы Капкаев белән Рафик Кәмил улы Хансвяров бер-берсен алыштырып мал-туар үстерәләр. Бүген 53 яшен тутырган Хаким Хөсәен улы хуҗалыкта күптән эшли, әле «Путь Ленина» колхозы чагында ук водитель, слесарь, животновод булган. Комплекста төрле эш һәм төрле җитәкчелек астында эшләгән. Заманалар үзгәрү белән төрле эш юнәлешләре алган хуҗалыкта халык тырышып эшли; Латышовка авылы хезмәткәрләре хөрмәттә.

Н.ХӘЛИЛ