Тормыш юлында үз эшенең остасы, укучылар күңелендә белем утын кабыза, аларны мәктәп тормышына җәлеп итә ала торган талантлы укытучы очраса, кешегә бәхет елмайды дигән сүз. Кадошкино районы Латыш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фаилә Хәлил кызы Турчаева нәкъ менә шундый педагог булып тора. Укучыларын, хезмәттәшләрен, ата-аналарын һәм авылдашларын намуслы хезмәте белән хөрмәтләүгә лаек булган бу гүзәл, искиткеч кешелекле кеше турында бик күп яхшы сүзләр әйтәсе килә.
Фаилә Хәлил кызы үзенең хезмәт юлын туган мәктәбе белән бәйләгән. Латышовка мәктәбендә белем ала, Н.П.Огарев исемендәге МГУның фи-лология факультетын тәмамлый. Дип-ломлы белгеч булып кайтканнан бирле эш кнәгәсендә бер генә язма бар, ул да булса туган авылы Латышовка мәктәбе; биредә гомер буе тырышып хезмәт итә, балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аның педагогик биографиясе - ул өзлексез камилләштерү, педагогик осталыкка ирешү.
Язма героебыз укучыларга белем бирүче, чын күңелдән балалар күңеленә мәгърифәт нуры чәчүче педагог. Бу буш сүзләр генә түгел: Фаилә Хәлил кызы югары эрудициягә ия. Ул үз фәнен бик яхшы белә, теләсә кайсы сөйләшүдә әдәби әсәрдән мисал китереп сөйли. Бик ярдәмчел, кызыклы әңгәмәдәш (һәрвакытта да сөйләшү темасы буенча кызыклы тарих сөйли), кешегә тормышта нинди дә булса яхшылык тели торган укытучы ул. Фаилә Хәлил кызы искиткеч педагог та, искиткеч әдәбият белгече дә һәм үзенең рухи сыйфатлары буенча гаҗәеп хатын-кыз да.
Кешенең нинди икәнлеге аның эшеннән күренә, диләр. Ф.Х.Тур-чаеваның хезмәте РФ Мәгариф Ми-нистрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелгән, аңа «РФ Хезмәт ветераны», «РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» исемнәре бирелгән, әмма аның төп бүләге - укучыларның мәхәббәте һәм хөрмәте.
Фаилә Хәлиловнага укучылары, хезмәттәшләре, авылдашлары нурлы кояш һәм мәхәббәт, игелек һәм матурлык телиләр һәм һәрвакыт аралашып яшиләр. Ул белем һәм яхшылык, яктылык чәчүче укытучы бит!

Н.ХӘЛИЛ