Роза Саид кызы Глухова Ләмберә районы Пензятка авылында 1939 елда туа. Зур гаиләдә 12 бала тәрбияләнә; аларның икесе, кызганычка каршы, балигъ булмаган чакта ук бакыйлыкка күчә. Роза Саид кызы гаиләдә иң олы бала була. Тормышның бар михнәте дә олы балаларга күбрәк тигән төсле, аңа да бу бәхет елмая.

Язма героебыз балачактан ук бик тырыш, бик тә кызыксынучан булып үсә. Зур теләк белән грамотага өйрәнә һәм тырышып туган авылларындагы урта мәктәптә белем ала. Кечкенәдән хайваннарны яратып, аларны карап үсә. Бу ярату аның язмышында зур роль уйный.  Шуңа урта белем алган Роза Саид кызы Н.П.Огарев исемендәге университетның Авыл хуҗалыгы факультеты «Зоотехния» бүлеген тәмамлый. Үзенең маҗаралары белән биш елга сузылган кызыклы студент тормышы сизелмичә үтә дә китә. Диплом алып, тулы хокуклы белгеч буларак, Роза Саидовна Торбеево районы Жуково авылындагы «Красная Мордовия» совхозына эшкә җибәрелә. Башта зоотехник вазыйфасында эшли, аннан соң зоотехник-селекционер була, аннан соң аны баш зоотехник итеп билгелиләр. Ул:
- Совхозда барысы да бердәм эшләде. Малларның баш саны елдан-ел артты,- дип искә ала әңгәмәдәшем. – «Симменталь» токымлы эре мөгезле терлек һәм «Бекшир» токымлы дуңгызлар да үрчеттек. «Красная Мордовия»  сов-хозыбыз республикабызның дәүләт нәсел заводына әйләнде. Без илдә беренчеләрдән булып сыерларны ясалма орлыкландыруны куллана башладык. Кыска гына вакыт эчендә терлекләрнең баш саны 3 меңнән 7 меңгә кадәр артты.
Роза Саид кызының гомуми хезмәт стажы 48 елны тәшкил итә. Ул 71 яшендә генә лаеклы ялга киткән. Р.С.Глухова «Мордовия Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» һәм «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек.
Роза Саид кызы Торбеево районы Жуково авылында хатын-кыз бәхетенә ирешә. Аның тормыш иптәше Алексей Васильевич Глухов совхозда механизатор булып эшли. Озак сокланып торганнан соң, ул горур кара чәчле чибәркәй йөрәген яулый һәм 1963 елда туй уйныйлар. Һәр хатын-кыз кебек үк, ул да әни булырга хыяллана. Бер елдан соң аларның беренче балалары Олег туа, ә 6 елдан соң Ходай аларга тагын бер ул - Игорьне бүләк иткән. Озакламый гаилә өй туен иркен, уңайлы йортта үткәрә. Күп еллар аларның өй хуҗалыгында сыер, бозаулар асрала. Ирле-хатынлы улларын да хезмәткә өйрәтеп яшәгәннәр. Ире белән Роза ханым Глухова 53 ел яши. Олег һәм Игорь - ике югары белем алган балалары, бүген алар «Газпром» системасында эшлиләр.
Хәзер Роза Саид кызы ялгыз яши. Ире Алексей Васильевичның вафат булуына 6 ел булган. Әмма аның янәшәсендә балалары; беренче чакыруы буенча алар әниләре янына барырга ашыга. Ул оныкларын ярата, аларны тәрбияләүдә булыша. Әмма хатын-кызга үз йортын калдырып балаларына яшәргә күчеп китәргә, өен калдырырга күңеле кушмый. Аның күрү сәләте начар булуга карамас-тан, йортында чисталык һәм тәртип. Роза Саидовнаның гомерендә моңаерга урын юк. Ул гомере буена үзешчән сән-гать коллективында актив катнашып, бүгенге көнгә кадәр җырларга ярата. Роза Сәидовна күңелнең нечкә кылларына акрын гына кагылып, моңлы татар җырын да кыңгырау төсле яңгыравыклы тавыш белән җырлый.
Ул тормышны, үз гаиләсен, дусларын ярата һәм 83 ел эчендә аның гомеренең бер генә көне дә юкка узмаганына ышана.

 

Наилә НАСЫРОВА