Соңгы вакытта таныш булмаган телефон номерларын алмый да башладык инде. Әмма кайвакыт бәлки кирәк кешедер, дип таныш булмаган номерларга дәшеп куябыз шул.
Кабат якының бәлагә тарыды, яки банк хезмәткәрләре булып ялган шалтырату очраклары күбәеп китте. Шуңа күрә регион халкын тагын бер кат кисәтәсе килә. Полиция, банк һәм башка өлкә хезмәткәрләре бернинди дә шәхси мәгълүматларны сорамыйлар. Ниндидер программалар да куярга кушмыйлар.