«Зубово-Поляна районында Татар Лунданы дигән татар авылы бар. Аны еш кына Искил дип атыйлар. Бу авыл күп кенә танылган кешеләрнең бишеге. Татар Лундан авылы турында беренче тапкыр 1366 елда искә алына»,- дип язылган Горенка авылы китапханәсе сайтында. Безгә Румия Абдулла кызы Деликамова, Зубово-Поляна районы Горенка авыл җирлеге мәдәни-ял итү үзәге китапханәчесе, таныш. Ул туплаган материал түбәндә.
Хакимиятнең исламга каршы карашларына карамастан, 1926 елда революциягә кадәрге мәчет үз эшен алып баруын дәвам итә. Шул вакыт бу округта үз эшчәнлеген дәвам иткән бердәнбер мәчет һәм анда азан да әйтелгән. Мәчетне ашлык склады буларак кулланылган чор да булган. Вакыт узгач, җирле халык көче белән косметик ремонт ясалган. Мәчет яңадан эшен дәвам иткән. Зур мөселман бәйрәмнәрендә бирегә Искил һәм күрше авыллар ир-атлары бергәләп намазга җыелганнар. Мулла булып Бурятия шәһәренең педагогия университетында тарих белгечлеге буенча белем алган Шамиль Ибраһим улы Чинакаев торган. Ул 1938 елда туган. 80 нче елларда ул үзенең укытучылык эшчәнлеген Зубово-Поляна районы Татар Лунданының башлангыч мәктәбендә башлый. Монда ул 30 елга якын балаларга аң-белем биргән. Бу вакытка кадәр 16 ел Кочетовка авылында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 90 нчы елларда Шамиль Ибраһимович мәктәптә дә, мәчеттә дә берьюлы эшли. Балаларны ул гомуми белем бирү фәннәре белән генә түгел, ә Коръән белән дә таныштыра. 2006 елда ул мәктәптән китә һәм бик аз вакыт мулла гына булып эшләргә өлгерә. Шамиль Ибраһим улы Чинакаев, авыру сәбәпле, шул ук 2006 елда вафат була. Бу вакыйгадан соң, рухи остаз булмаганга, мәчет үз эшчәнлеген туктата.
Татар Лундан авылы ир-атлары күрше татар авылы Кочетовкага йөри башлыйлар. Үз вакытында иске мәчет ябыла һәм күп еллар узгач кына иске кибет бинасын мәчет итеп бирәләр. Бу бинаны бергәләп ремонтлыйлар һәм бүгенге көнгә кадәр ир-атлар зур дини бәйрәмнәрдә бергә намазга нәкъ шунда җыелалар.
Зубово-Поляна районында татарлар җәберләнмиләр һәм башка халыклар белән тигезлектә яшиләр. Авыл туган телне, милли гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне саклау өчен уңайлы мохит булып тора.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде