3700 кеше яши торган Рузаевка рай­оны Татар Пешләсе авылында «Татар йорты» милли мәдәният музее 20 мартта ачылды. Ул җирле Мәдәният йорты фой­есында урнашкан.

Музейның төп идеясе - иске әйберләр белән бүлмәне торгызу гына түгел, ә нәкъ менә милли йорт атмосферасын күрсәтү. Милли мәдәният музеенда бүгенге көнгә кадәр булган гореф-гадәтләр һәм йола­лар белән танышырга мөмкин.

Музей киштәләрендә авылдашлары алып килгән борынгы раритетлар: му­зыкаль инструментлар, баш киемнәре коллекцияләре (милли түбәтәйләр, шәлләр һәм калфаклар), кулдан эшләнгән итекләр, чуен утюглары, ке­росин лампалары, самаварлар, чынаяк-лар җыелмалары һәм башка экспонат­лар бар. Шулай ук музейда бар кешегә дә билгеле булган бишек, борынгы мич урнашкан. Элек-электән мич җылыта, ашата, яктырта, юа, киптерә, дәвалый. Мичләр, гадәттәгечә, зур иттереп чы­гарылган; алар тирәсендә төп йорт эшчәнлеге һәм гаилә ялы булган. Мич янында милли ризыклар белән өстәл бар, анда йорт хуҗалары утыра. Алар Татар Пешләсенең мәдәниятен ачык күрсәтә. Күп кенә предметлар кулдан ясалган һәм аларның һәркайсы үз тарихына ия. Музей кунаклар һәм турист­лар өчен ачык. Хәзер «Татар йорты» милли мәдәниятнең искит­кеч музее җирле ха­лыкны һәм туристлар­ны сөендерә. Биредә авыл халкының мил­ли колориты, татар халкының гореф-га-дәтләре белән таны­шырга, мастер-класс-ларда катнашырга мөмкин.

Җирле мәдәният йортында төрле юнә-лешләр буенча зур һәм актив эш алып барыла. Биредә 13 клуб оешмасы эшли, аларга 500гә якын кеше йөри. Музей экс­позициясе борынгы әйберләр белән генә түгел, ә үз куллары белән түгәрәкләрдә балалар тудырган курчаклар белән дә акрынлап тулыландырылачак.

Татар Пешләсе - бай тарихлы матур авыл. Күп кенә авыл кешеләренең чер­дак һәм сарайларында төрле борынгы әйберләре бардыр, мөгаен. Яңа буын үз тамырларын югалтмасын өчен, аларны тарих өчен саклап калырга кирәк. Шуңа күрә һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертә ала.

Клуб хезмәткәрләре музей булдыруда һәр яклап ярдәм иткәннәре өчен Татар Пишләсе авыл җирлеге башлыгы Ринат Дявлюк улы Шабаевка, депутатлар Со­веты рәисе Ильдар Сирач улы Овчинни­ковка, шулай ук авылдаш осталарына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Әйтеп китәргә кирәк, Рузаевка районы Татар Пешләсе Мәдәният йорты бина­сы үзе ремонт таләп итә. Инженерлык коммуникацияләрен, зур һәм кече та­машачылар залларын яңартырга кирәк. Район башлыгы Александр Юткин тара­фыннан быел Мәдәният йортын ремонт­лауга проект-смета документларын төзү өчен акча бүлеп бирү турында Карар кабул иткән. Эшләр «Мәдәният» милли проекты буенча киләсе елга планлашты­рылган.

 

Наилә НАСЫРОВА