Елдан ел Бөек Ватан сугышы еллары бездән ерагая бара. Сугыш вакытында Ватаныбызны саклап көрәшкә күтәрелгән халкыбызның үлемсез батырлыгы турындагы истәлекләр һәр кешенең күңел түрендә һәм бу хәтер юкка чыгарга тиеш түгел. Ул еллардагы истәлекләрне кадерләп сакларга, буыннан буынга тапшырырга тиешбез. Бөек Ватан сугышында Ләмберә районы Пензятка авыл советы буенча 442 кеше катнаша. Шуларның 215се туган якларына әйләнеп кайта алмый. Аларның исемнәре Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәефләр белән язылды. Ә 1989нчы елда, авылдашларыбызның батырлыгын мәңгеләштерү һәм киләчәк буыннарга үрнәк буларак, Пензятка урта мәктәбе бинасында «Хәтер» сугыш даны музее оештырылды. Шул вакытта авылыбызда 46 ветеран яшәде: стендларда 46 фотография, тагын сугыш вакытында ясалган фотолар да бар. Ветераннар музейга үзләренең иң истәлекле әйберләрен бүләк итте. Биргәндә, беркайчан да сугыш булмасын дип теләделәр. Полкаларда шәхси документлар, фронттан язган хатлары, рация, фотоаппарат, гимнастерка, фляжка, каска, матрос киеме – барысын санап бетереп булмый. Елдан ел фотолар астындагы туган еллары янына вафат еллары куелды. Кызганычка, бүгенге көнгә авылыбызда ветераннар калмады.

Пензяткалылар арасында илебезнең иң зур хөрмәтенә лаек булган Советлар Союзы Герое - Асым Айзятулла улы Баляев. «Герой партасы» проектында катнаштык. Партада Асым Айзятулла улы Баляевның фотосы, кыскача биографиясе, аның турында мәгълүмат язылган. Шулай ук партада мобиль җайланмалар өчен QR-код урнаштырылган, аны сканерлап, укучы герой турында мәгълүмат тәкъдим ителгән рәсми порталга эләгәчәк.

Һәр ветераныбыз орденнарга лаек. Аеруча батырлык күрсәткәннәре өчен Кызыл Йолдыз ордены Мухаррәм Үмәр улы Ипкаевка, Әхтәм Хөснетдин улы Сюбаевка, Шәйхи Али улы Хайровка, Хәйретдин Хәсән улы Якушкинга, Җәмал Шәрәфетдин улы Ямбаевка бирелгән. Алар турында материалларыбыз байтак. Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган стендлар янында Афган сугышында катнашучы егетләргә багышланганнары да эленеп тора. Бу материалларны музейда барган экскурсияләр вакытында, дәресләрдә, класстан тыш чараларда кулланып киләбез. Белгәнебезчә, тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. «Ватан - кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире» дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу. Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе - музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану. Музеебыз материаллары нигезендә укучыларыбызда туган илгә мәхәббәт, патриотизм, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбиялибез. Музейлар шулай ук туган якның, туган авылның, туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә. «Музееведение» түгәрәгенә йөрүче 20 укучыбыз кеше белән аралашырга, материалны җыярга, җыелган материалны тиешле дәрәҗәдә туплап куярга да өйрәнәләр. Шулай без, укучылар белән бергә, эзләнү-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәбез, төрле конференцияләрдә катнашабыз. Эшләребезнең темалары: «Халык һәм вакыт» (Бөек Ватан сугышы ветераннары турында), «Пензятка авылының тарихы», «Пензятка авылының халык авыз иҗаты», «Авылыбыздагы юрамышлар», «Пензятка мәктәбенең тарихы», «Пензятка авылының йолалары һәм традицияләре», «Авылдашыбыз Асым Айзятулла улы Баляев - Советлар Союзы Герое», «Авылым чишмәләре», «Укытучылар - Бөек Ватан сугышында катнашучылар», «Минем бабам - Бөек Ватан сугышында катнашучы» (Ямбаев Сәид Үмәр улы турында). Шулай ук шәҗәрә агачлары тезибез, сочинениеләр язабыз, сәнгатьле уку һәм башка иҗади конкурсларда катнашабыз.
Музеебызда чигелгән, тукылган сөлге – тастымаллар, ашъяулыклар, самовар, ипи көрәге, кисәү агачы, күмер савыты, яктырткыч, үтүк, чуен, чүлмәк кебек көнкүреш әйберләре урын алган. Укучылар белән музейга төрле борынгы экспонатлар җыябыз, чөнки музеебызда милли почмак оештырдык. Ел саен экскурсоводлар әзерлибез, алар укучыларга һәм мәктәпкә килгән кунакларга кызык-лы экскурсияләр үткәрәләр. «Истәлек дәфтәренә» бер-ике сүз язып калдырырга тәкъдим итәләр. Алькаева Римма, Богданова Камилла белән Баляева Алина, Салякаев Ратмир (11 класслар); Никишанина Кристина (10 класс); Арикова Алина (8 класс); Хайрова Лилия, Азисова Мидина (7 класслар); Кадикина Камилла, Нугаев Артур, Казакова Сабрина (6 класслар) - иң актив укучылар, конкурсларда катнашучылар, экскурсоводлар.
Әлеге Махсус хәрби операциядә безнең Пензятка егетләре - Абдеев Рәмис, Муртазин Руслан, Рамаев Рамиль, Рамаев Рушан, Ощепков Алексей, Андриашкин Сергей катнаша. Егетләребез тиздән исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын дип, авылдашларыбыз теләкләр тели. Алар турында да музеебызга материаллар туплап киләбез.

Равза ЮМАЕВА, музей җитәкчесе