Авыл хезмәтчәннәре миндә аеруча горурлык һәм хөрмәт уята. Аларның югары күрсәткечләренә нинди тырышлык белән ирешелүен күз алдына китерү авыр. Һәр уңышлы хуҗалык артында бердәм коллектив һәм грамоталы җитәкче тора.
Рузаевка районы «Стрелецк» хуҗалыгы директоры Ринат Юнир улы Арюков уңышлы җитәкчеләрнең берсе. Узган елны хуҗалык югары нәтиҗәләр белән тәмамлый - ашлык җыю һәм сөт җитештерү буенча күрсәткечләре җитди үскән.

Алты мең ике йөз җирдә бертеклеләрдән көзге белән язгы бодай, арпа, кукуруза, җитен (лён) җитештерсәләр, мал-туар өчен күпьеллык үләннәр дә үстерәләр. Быел да шул ук үсемлекләрне җитештерергә җыеналар. Моңа аның белеме дә ярдәм итә, чөнки белгечлеге буенча ул Н.П.Огарев исемендәге университетның агрономия бүлеген тәмамланган. Тагы әйтеп китәргә кирәк, Мордовиядә эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла: алар да эштә зур ярдәм чыганагы, бигрәк тә корылык һәм башка табигый аномалияләр булганда.
Ата-бабаларыбыз гомер-гомергә, буыннан-буынга һәрвакыт зур уңышларга, зур терлекчелек продукциясенә өмет баглап яшәде. Әйтергә кирәк, хәзерге уллары-кызлары, аларның нинди хезмәт куйганнарын истә тотып, ризыкның ничек итеп өстәлгә килеп эләккәнен күреп үскән, тормышның бөтен авырлыклары белән очрашкан буынга рәхмәт йөзеннән шундый мул уңыш өчен тырыша язма героебыз. «Стрелецк» хуҗалыгында барлыгы эре мөгезлеләр 3200 баштан 1200 савым сыерны унике сыер савучы сменалап сава. Бер сыердан алты мең литр сөт саву рубежын атлаганнар. Сыер савучылар лаеклы эш хакы алып хезмәт итә. Ирешкән уңышлары өчен премияләр каралган. Коллектив килешүе буенча да уңай шартлар тудырылган. Бу шартлар «Стрелецк» хуҗалыгының башка хезмәткәрләренә дә кагыла. Әйтеп китәргә кирәк, бу хуҗалыкта 180 кешегә эш урыны булдырылган – авыл өчен бу бик тә матур күрсәткеч. Хезмәтчәннәрнең 30 процентын 25-45 яшьлекләр тәшкил итә. Торак кирәк булганнарына, ипотека түләү өчен, процентсыз ссуда бирә хуҗалык һәм хезмәткәрнең эш хакыннан ай саен тотылып барыла. Менә тәҗрибә, омтылыш һәм эш сөючәнлек нәрсәне аңлата.
Соңгы елларда авылларда халык көнкүрешен арттыруга, территорияләрне ямьләндерүгә, заманча социаль инфраструктура булдыруга зур игътибар бирелә: биредә дә, төрле программаларга кереп, хуҗалык керткән өлеше бар. Ринат Юнир улы Стрелецко-Слободское авылын беркайчан да игътибарсыз калдырмый; аның проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. Депутат буларак кышларын авылга да, Рузаевка шәһәренә дә юлларны җыештыру һәм карны чыгару өчен техника җибәрә. Бу - авыл һәм район өчен бик кыйммәт.
Хуҗалык ярдәмен махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм барлык сугышчылары сизә. Аларга даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көн өчен бу эшләр бик тә кирәкле һәм актуаль. Аралашу һәм социаль җаваплылык өчен аерым Рәхмәтен, Ринат Юнир улы Арюковның Юбилее уңаеннан, Рузаевка районы җитәкчесе Александр Борисович Юткин белдерде. Тырыш хезмәт макталырга тиеш. Зур нәтиҗәләргә ирешүе өчен «Почетный работник агропромышленного комплекса России», Мордовия Главасы премиясе лауреаты һәм башка олы бүләкләр иясе ул. Бер җөмлә белән әйткәндә безнең халык - авылның төп хәзинәсе, ә авыл хуҗалыгы - икътисадыбызның төп тармагы.
Татарларда бер матур әйтем бар: язын - чана, кышын - арба әзерлә. Шуңа дәлил итеп, «Стрелецк» хуҗалыгы директоры Ринат Юнир улы Арюков яз башы эшләрен башлап җибәргән инде. Кыш буе төрле төр машиналарны ремонтлаган булса, язның беренче көненнән ук орлык запасларын тикшереп чыккан. Әмма озимойлар нинди хәлдә икән дип борчылып тора.
Ринат Юнир улының гаиләсе дә бик матур. Гаиләсе – аның ныклы терәге, бәхете. Хатыны Галия Рякип кызы белән бергәләп, бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Диляра дизайнер булып Казанда хезмәт итә, магистратурасын да Казанда тәмамлый. Амирлары мәктәптә укый; 6 нчы сыйныфта булса да, олимпиадаларда катнаша.
Эштә дә, өйдә дә тәртип.

Наилә НАСЫРОВА