Безнең катлаулы заманада, беренче чакыру буенча ярдәмгә килергә әзер, бары тик намуслы, ачык йөрәкле кешене еш очратмыйсың. Бу сыйфатлардан тыш, Руслан Садыйков кызларын бик тә ярата. Гаилә -  аның өчен изге. Күптән түгел Ләмберәдә яшәүче Садыйковларга 466 мең сумлык Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Руслан бу акчаларны авыл ипотека программасы буенча фатир сатып алуга тотарга планлаштыра. Анда җитди башлангыч: әхлакый байлык, иминлек һәм авырлыклар алдында сыгылырга мөмкинлек бирми торган характер. Гомернең ничек үтүе һәркемнең үзеннән тора бит. Тормышның ак битенә кара эзләр саласыңмы, әллә кара биткә ак эз сызасыңмы - үз язмышыңа салган юл шул була. Руслан Садыйков үзенчә, үз карашлары белән тормыш кора белә һәм алга карый. Бүген Руслан белән Альбина Садыйковлар ике кыз бала – әтисе төсле тынгы белмәс Жасмин һәм бәләкәй Ралинаны тәрбиялиләр. Сабыйлар үсәчәк, гаилә корачаклар, һәм менә шул вакытта аларга фатир кирәк булачак. Үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә ышанган кеше генә шундый зур эшләрне башкарып чыга ала һәм гаилә башында ышаныч яши: “Мин көчле ихтыярлы кеше, булдырам”, - ди Руслан Салдыйков. Белгәнебезчә, үз-үзеңә нык ышаныч, сабырлык иминлеккә илтә. Характерындагы ныклылыгы аңа хатынлыкка йомшак, ярдәмчел, хезмәт яратучан Альбинасын сайларга мөмкинлек бирә дә инде. Дуслыкны мәктәптә үк башлыйлар алар. Руслан бу хисләрне армия еллары аркылы саклый һәм хезмәт иткәннән соң, кул һәм йөрәк тәкъдиме белән тормыш юлдашы сайлавын ныгыта. Наз һәм хөрмәт - йөрәкләрне нык берләштерүче корыч. Бу гаиләдә шулай.
- Ул плюс, ә мин минус, тик кара-каршы зарядлар гына бер-берсенә тартыла, - ди елмаеп Альбина. – Ул - һәр компаниянең күңеле; һәрвакыт аның үзәгендә була. Ә мин тыйнак, тыңлаучан хатын.
Әмма характерындагы эчке тигезлелек һәм йомшаклылык Альбина ханымга, яшь булуына карамастан, законсызлылык белән максатчан булырга туры килә. Ул “Юриспруденция” белгечлеге буенча Хокук академиясен тәмамлаган белгеч. Башта Ләмберә авылы хакимиятендә, аннары Пенсия фондында эшли. Альбина гаиләләрен финанс белән тәэмин итүче, ә Руслан - гаилә көнкүрешен уңайлы ясау чы. Йортын төзекләндергән, мунча салган, чиратта - кое корылмасы белән канализация ясау тора. Шулай итеп, әтисенең йорты яңа цивилизацияле эчтәлек ала. Әнисе дә, Дания Нягим кызы, бердәнбер улы һәм оныклары өчен сөенеп туя алмый. Дания әниләре ир-ат ярдәменнән башка иртә ялгыз кала. Тормыш иптәше бары 51 яшь тә тулмыйча, бакый дөньяга күчкән. Хәер, ул богатырлар күк таза кеше булган; Садыйковларның ир-атлар линиясе буенча, ата-бабалары иксез-чиксез көчле булулары белән аерылып торганнар, дөрес яшәү рәвеше алып барганнар, эчмәгәннәр һәм Русланнары да аларның үрнәгендә геннар мирасы буенча көчле. Ә әниләре, Дания Нягимовна, ачык йөзле, сүз сөючән кеше. Әмма характерының бу тышкы күренеше артында дала кешесе башлангычы ята. Һәм ул үзенең нигезлелеген улы Русланга тапшыра алган.
- Бу дөньяда җаныма көч өстәгән ике кызымны бик тә яратам. Жасминыма җиде яшь тулмаса да, укый-яза белә; җырларга һәм биергә ярата, тиктормас шук, - ди Руслан. “Шулай да моңсуланып та ала ул, - дип дәвам итә Альбина. - Аның нәсел җебен дәвам итүчесе - малае булуын тели; бөтен йөрәге белән сеңелемнең Тимур улына тартылуын күзләреннән сизәм. Русланым - гаиләбез иминлегенең ныклы каркасы. Миңа шундый ышанычлы һәм игътибарлы кешене язмыш үзе бүләк итте һәм мин язмышыма рәхмәтлемен. Без әле яшь, киләчәктә иремнең теләге тормышка ашырга мөмкин, ә гаиләдә иң мөһиме - йортыңдагы һава торышы.

Н. ХӘЛИЛ