Ләмберә районында республикада беренче тапкыр умартачылык өчен кирәкле булган әйберләрне җитештерү буенча (балавыздан нечкә бит- вощина) «Маргарита – 1» җайланмасы монтажланган.
Үзебезнең илдә җитештерелгән җи-һазлар республика умартачылары кооперативы акчасына сатып алынган.

Республика умартачылары җәмгыяте рәисе, җибәрү-көйләү эшләрен башкаручы тәҗрибәле белгеч Сергей Васильевич Юматов җайланмалар эшләү принциплары турында сөйләгән.
Беренчедән, үзебезнең илдә җитеш-терелгән җиһазлар Энгельс шәһәрендә сатып алынган. Чит илнекеләр белән чагыштырганда, мәсәлән, кытайлылар, немец һәм чехлыларга караганда, безнең бәясе ягыннан отышлы булуы белән аерылып тора. Чит илдән кертелгән продукция дүрт тапкыр кыйммәтрәк. Өстәвенә, шул огрегатта безнең хезмәткәрләрне өйрәтергә була һәм моның өчен чит ил белгечләрен җәлеп итәргә кирәк тә түгел- бу яктан да арзан.
Илебездә җитештерелгән «Маргарита-1» елына 50 тонна продукция җитештерә. Бу Мордовия умартачылары өчен шактый озакка җитә, ә алар - өч меңгә якын. Вощина җитештерү буенча җиһазларның бәясе 1 миллион 300 мең сум. Мордовиядә ике умартачы- А.П.Папасов белән А.Н.Потапов умартачылык юнәлешендә КФХны үстерүгә 4әр миллион сум күләмендә грантлар алдылар. Шулай итеп, аларның һәркайсы алынган суммадан әйбер ясау буенча гына түгел, балны зур булмаган порцияләргә тутыру буенча да җиһазлар сатып алуга шактый акча керткәннәр. Балны кечкенә савытларга тутыру машинасы 700 мең сум тора.
- Технологиябезнең иң мөһим өстенле-ге шунда, - дип аңлата Сергей Васильевич,- һәр умартачының үз балавызыннан куәтле әйбер алуы, бу сыйфатлы чимал алу өчен бик тә уңай. Шулай да балавызда барыбер гербицидлар, пестицидлар, антибиотиклар туплана. Нәтиҗәдә, бал кортлары үрчеми һәм үлә. Без парафин, церезин кебек ясалма препаратлар урынына балавызны эшкәрткәндә органик препаратлардан кулланабыз, бу безнең продуктның сыйфатын шактый яхшырта, бал чыгу арта, умарта кортларының баш саны саклана.
Шундый ук җиһазлар Германиядә, Чехиядә бар, әмма хәзер санкцияләргә бәйле рәвештә, безгә җитми. Үзебезнеке бер-ничә тапкыр арзанрак, технологик параметрлар буенча охшаш. Импорт-ны алыштыру безнең умартачыларга файдага бара. Нигә дип сорарсыз? Безнең продукция экологик яктан чиста, ә чит илдә аңа ирешү бик авыр. Чөнки андагы басуларга гербицидлар, пестицидлар, антибиотиклар бездәгегә караганда күбрәк күләмдә чыгарыла.
Илдә балавыздан вощина ясау бик авыр бара. Безнең схема буенча Ярославльдә генә, минемчә, аны җитештерүне җайга салганнар. Менә без бу хәлне Мордовия өчен генә булса да җайларга булдык. Кадошкино районының бер фермеры вощина җитештерү өчен җиһазлар сатып алу нияте бар дип ишеттек, әмма ул шәхси максатларда гына җитештерү технологиясен башлап җибәрергә планлаштыра. Безнең «Маргарита-1» җайланмасы республиканың барлык умартачылары ихтыяҗларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

 

Н.ХӘЛИЛ