31 мартта Ромоданово районында илебез Президенты тарафыннан игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елына старт бирелде.
Ромоданово авылы мәдәният йорты сәхнәсендә «Халык рухы» дип исемләнгән халык җырының этнокультура бәйрәме узды. Матур бизәлгән сәхнәгә рус, мордва, татар, халык җырларын башкаручы үзешчән артистлар чыгыш ясадылар. Бу бәйрәмдә Алтар авылының «Чишмә» ансамбле бик матур программасын тормышка ашырды.
Үзенчәлекле мәдәният, гореф-гадәт-ләр, традицияләр - болар барысы да үзешчән коллективлар иҗатында саклана, арта бара. Программа бик бай һәм кызыклы булган. Тамашачылар һәр чыгыш ясаучыны җылы сәламләделәр, озак алкышларга күмделәр.