Мордовия Республикасы Журналистлар берлеге утырышының берсендә, конкурсларда катнашып уңышларга ирешкән журналистларга, төрле бүләкләр тапшырылды.
«Алтын каләм» («Золотое перо») конкурсы лауреаты дипломы белән журналист - матбугат ветераны, хөрмәтле якташыбыз, «Рузаевская газета»ның штаттан тыш хәбәрчесе, Мордовия татарлары өчен чыга торган җәмгыяви-сәяси «Юлдаш» газетасы белән хезмәттәшлек иткән Фәризә Рәхим кызы Киселева бүләкләнде. Бу конкурс берничә этаптан тора һәм андагы таләпләр бик тә каты. Журналистика юнәлеше буенча уңышларны, гәҗит-журналларда бастырылган материалларны кертеп жюри әгъзалары бәяли. Финалга иң-иңнәр генә чыга. Шулар арасында язма героебыз да.
Белгәнебезчә, Фәризә Рәхим кызы- Рузаевка шәһәренең 10 номерлы мәктәбенең зур стажлы олы педагогы иде. Аның укучылары, укытучыларының лаеклы ялда булуына карамастан, яратып ихластан аралашалар һәм бу бүләге белән дә интернет челтәрдә кайнар котлыйлар. Хәтта шигъри юллар да багышлаганнар Фәризә Рәхим кызы Кисилевага.
Фәризә Рәхимовна! Сезне уңышыгыз белән котлап исәнлек-саулык телибез, иҗат чишмәгез саекмасын, газета укучыларыбызны яңадан-яңа иҗат җимешләрегез белән сөендереп торыгыз. Сезнең тирән эчтәлекле, киң сюжетлы мәкаләләрегез халык күңеленә үтеп керә, чөнки сезнең геройларыгыз янәшәдә, алар хөрмәткә лаеклылар.