Мордовиянең Кадошкино районында ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Ун ел эчендә генә дә 22 кеше яңа фатир алган, шул исәптән 5 егет һәм кыз - соңгы 5 елда.
Быел Латышовка авылында яшәүче Петр Нарбеков квартиралы булды. Биографиясе турында бераз: ул кечкенәдән ятим кала, балалар йортына эләгә. Тик малайга бәхет елмая һәм аны тәрбиягә татар гаиләсе ала. Тәрбиягә бала алган ата-аналары, Марат Рифат улы белән Гульнара Әнвәр кызы, Петрны туган уллары буларак үстерәләр; аңа мөмкин булганның барысын да бирәләр. Уллары игелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән кеше булып үсә. Егет паспорт алгач, әти-әтисенең фамилиясенә күчә.
Мәктәптә үк Петр Марат улы күрше авылдан килеп укучы искиткеч тырыш, булдыклы Лилия Руслан кызы Долотказина белән танышкан. Моннан берничә ел элек өйләнешкәннәр һәм хәзер алар гаиләсендә өч бала үсә. Олы уллары Аскарга 2 яшь 7 ай, игезәкләр - Амир белән Аминага нибары 7 ай. Яшь гаилә Латышовкада иренең әти-әнисе белән яшиләр; Марат Рифатович белән Гульнара Әнвәровна бик теләп оныкларын тәрбияләргә булышалар. Шулай да яшь ир белән хатын күптәннән үз торагы турында хыялланган. Һәм менә аларның хыялы тормышка аша. Әлеге генә Петр белән Лилия, опека органнары белгечләре белән бергә, гаилә башлыгына ятим буларак тиешле йортта булдылар. Йорт тулысынча төзелгән, хәзерге вакытта бизәкләү эшләре бара. Тагын бераз - һәм керергә мөмкин!
Нарбековларның яңа йорты Юбилей урамында төзелгән: Кадошкинода ул яңа йортларның берсе. Күршедә икенче урам бар - Җиңүнең 70 еллыгы проспекты. Икесе дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан барлыкка килгән урамнар. Биредә күп йортлар, кайберләре ике хуҗага төзелгән; аларда яшь гаиләләр, ятим балалар, аграрийлар һәм башка категория гражданнар яши.
- Мин, ниһаять, үз чиратымны көтеп торак алуыма шатмын, - дип билгеләп үткән Петр Марат улы Нарбеков. Минем шатлыгым бераз томалап торган бердәнбер нәрсә - фатирның тыгыз булуы. Биредә барлыгы 34 кв. м. торак, ә минем гаиләм зур - хатыным һәм өч кечкенә балам.
Кечкенә булса да, яшь гаиләнең үз торагы бар хәзер. Киләчәктә, 5 ел вакыт узгач (махсус найм килешүе төзелә) Нарбековлар белән тагын бер килешү төзеләчәк. Ул торак бинаны хосусыйлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, бу киләчәктә торак белән үз теләге белән эш итү мөмкинлеген аңлата.

Наилә НАСЫРОВА