8 апрельдә беренче тапкыр Мордовия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе оештырган Коръән укучыларның төбәкара конкурсы үтте. Чара Саранскта, Республика мәдәният сараенда узган. РДКның зур залы тулысынча кунаклар белән тулган. Чарада барлыгы 1000нән артык кеше катнашкан.
Конкурста катнашу өчен 10 төбәктән: Саратов, Пенза, Рязань, Ярославль өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар катнашкан. 21 катнашучы 3 джуза, 5 джуза һәм 10 джуза номинацияләрендә Изге Коръән текстын яттан белүләрен күрсәткәннәр.
Конкурс безнең тормышыбызда Коръәннең кыйммәте турында кечкенә фильм белән ачылган, аннары Саранск шәһәренең «Ааль-Мансур» Үзәк Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим Асаинов изге Китапның аятьләрен укыган. Конкурсны үз чыгышы белән Мордовия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе мөфтие Раиль хазрәт Асаинов ачкан. Ул барлык кунакларга чакыруга җавап биргәннәре һәм конкурста катнашканнары өчен рәхмәтен белдергән, бигрәк тә мөфтиләргә, башка республикалардан һәм өлкәләрдән килгән дин әһелләренә. Алар, изге Рамазан ае көннәрендә, тыгыз график булуга карамастан, чарага килергә вакыт тапканнар.
Мөфти Раиль хазрәт Асаинов Мордовия Республикасы Башлыгы Артём Алексеевич Здуновка һәм аның командасына әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткәне өчен зур рәхмәтен белдергән.
Чараны оештыручылар һәм кунаклар адресына мөрәҗәгатьне Мордовия Рес-публикасы Башлыгы һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте Администрациясе исеменнән МР Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры урынбасары Альберт Борис улы Сявкаев укыган. Ә Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәйх Равиль Гайнетдин исеменнән мөрәҗәгатьне РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир хазрәт Беюсов ишеттергән.
Конкурста катнашучыларны һәм кунакларны Саратов өлкәсе мөфтие Мукаддас хазрәт Бибарсов, Пенза өлкәсе мөфтие Ислям хазрәт Дашкин, Рязань өлкәсе мөфтие Рәшид хазрәт Бултачеев, Коръән хафизларын әзерләү үзәге директоры Рөстәм хазрәт Фәизов сәламләгән. Ярославль өлкәсе мөфтие дә сәламләгән, әмма ул соңгы мизгелдә конкурска килә алмаса да, иң яхшы теләкләрен юллаган.
Конкурс жюри әгъзалары Коръәннең дүрт хафизы булды. Судьялар коллегиясенә жюри рәисе - Пенза өлкәсе мөселманнары Диния идарәсе рәисе, мөфти Ислям хазрәт Дашкин керә. Жюри әгъзалары: Казан шәһәре Коръән хафизларын әзерләү үзәге җитәкчесе Рөстәм Рәшид улы Фаизов; Коръән хафизы Харис Абдулхак улы Аберхаев; Коръән хафизы, Россия ислам институты студенты Әхмәт Камиль улы Бадретдинов.
Традиция буенча жюри конкурс-та катнашучыларның Изге Китапны укуларының дөреслеген һәм матурлыгын бәяләде. Нәтиҗәдә урын түбәндәгечә бүленгән.
3 джуза номинациясендә:
1 урын - Солтов Али (Ивановск өлкәсе),
2 урын - Сюньков Абдуррахман (Ульяновск өлкәсе),
3 урын - Сәйфетдинов Мөхәм-мәтшәриф (Рязань өлкәсе).
5 джуз номинациясендә:
1 урын - Йосыпов Ибраһим (Мордовия Республикасы),
2 урын - Назриев Әхмәджон (Яро-славль өлкәсе),
3 урын - Жумаев Холид (Ульяновск өлкәсе).
10 джуз номинациясендә:
1 урын - Коленков Халид (Пенза өлкәсе),
2 урын - Мәрдаев Эльбек (Рязань өлкәсе),
3 урын - Гайфуллин Зөлкарнай (Татарстан Республикасы).
Барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар һәм бүләкләр белән бүләкләнгәннәр. Төп 10 джуз номинациясендә җиңүче 50 000 сум күләмендә акчалата бүләктә ала. Шулай ук Мөселманнарның диния идарәсеннән Коръәнне өйрәтү буенча күпьеллык хезмәте өчен мөфти урынбасары, имам-мөхтәсиб Рәшит хазрәт Абдрашитов Рәхмәт хаты (Благодарность) белән бүләкләнә.
Коръән укучылар конкурсы кысаларында тамашачылар арасында кечкенә хаҗга (Умра) ике юллама уйнатылган.
Конкурс ахырында 1500гә кеше - катнашучылар һәм кунаклар хәйрия ифтарында катнаша.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде