Катлаулы эпидемиологик хәл һәм үз-үзеңне изоляцияләү чорында Мордовия халкы, өйдән чыкмыйча гына, төрле хезмәтләр өчен түләүләрне ешрак башкара. Түләүне мобиль почта-касса терминаллары белән җиһазландырылган хат ташучылар кабул итә. Россия почтасы, covid-19 шартларында максималь санда кешеләр сәламәт калсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшли. Кешеләр өйдән азрак чыга торган саен, аларның сәламәтлегенә куркынычы да түбәнрәк булачак. Бигрәк тә сәламәтлекләре белән проблемалары булган өлкән яшьтәге кешеләргә һәм үз-үзеңне изоляцияләүне сакларга кирәк кешеләргә. Республика халкы кирәкле почта хезмәтләрен ала алсын өчен, Россия Почтасы өйдә берничә сервис тәкъдим итә, шул исәптән, мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә, почтальоннар тарафыннан түләүләрне кабул итү дә.
Мордовия почтальоннары коммуналь хезмәтләр, элемтә, интернет хезмәтләре, иминият полисларын рәсмиләштерү, шулай ук ГИБДД штрафларын күчермә җайланмалар ярдәмендә кабул итте. Транзакцияләр үсеше 2020 елның апреленә 65%тан артык тәшкил итте.
Коронавирус йогышы таралу куркынычы Мордовия халкын мәҗбүри түләүләрне башкару тәртибен яңа дан карарга мәҗ бүр итте. «Если раньше услуга по приему платежей почтальонами на дому была востребована пожилыми и маломобильными людьми, то сегодня почтальонов приглашают все, кто хочет минимизировать контакты с окружающим миром. Приход почтальона, оснащенного мобильным терминалом, а также средствами защиты – маской и перчатками дает возможность сохранить собственную безопасность”, -  дип билгеләп үтте Мордовия Республикасы УФПС директоры Вячеслав Макейчев.
Коммуналь һәм башка төр түләүләр өчен почтальонның пенсия яки корреспонденция вакытында килеп, яки аны якындагы почта бүлекчәсеннән телефон аша чакырганда түләргә мөмкин.
Мәгълүмати белешмә. Мордовия Республикасы УФПС “Россия Почтасы” 12 почтамптны, автобазаны, 489 почта элемтәсе бүлеген үз эченә ала, шуларның 420се – авылныкы. Филиалларда 2 500 кеше эшли, шул исәптән 1070 почтальон.

Марина ЧЕЛАК