Мордовиядә 2023 елның язгы кыр эшләре көчәя бара. Агымдагы сезонда язгы культураларны чәчүне 500 мең гектардан артык мәйданда үткәрергә кирәк.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр ит-кәнчә, язгы культуралар чәчү 128 мең га мәйданда яки планның 25% башкарылган, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү 217 мең гектар мәйданда башкарылган.
Төбәктә шикәр чөгендере чәчү бара. Тугыз чөгендер чәчүче районның икесе – Атяшево һәм Ромоданово чәчүдә беренчеләр. Агымдагы сезонда әлеге культураны 22 мең гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла. Ә Атюрьево районында берен-челәрдән чәчү кампаниясен «Каменка» МАПОсында арпа чәчү белән башлаганнар. Хуҗалык җитәкчесе Н.П.Попов 2 мең гектар мәйданда арпа һәм 3 мең гектардан артык башка бөртекле һәм азык культураларын чәчү планылаштырганнар, ди.
Николай Петрович мактаган хез-мәткәрләре арасында май башында 66 яшен тутырачак Фаиль Загидулла улы Ингильдеев бар, аның турында: «...Ул бик тырыш һәм җаваплы кеше, гомеренең күп өлешен җирдә намус белән эшли».
Николай Петрович сүзләренчә, хәзер дә терлекчелектә 8 берәмлек трактор кулланыла. Анда эшләүче күп кенә механизаторлар да чәчүдә эшләргә телиләр, әмма фермаларда да кемдер бертуктаусыз эшләүне тәэмин итәргә тиеш бит. Техника да шундый киеренке мизгелдә бик кирәкле, шуңа күрә бүген яңа гына сатып алынган Беларус китерелә. Ә яңа техниканың шоферы итеп Халил Алтышов билгеләнгән инде. Ул Тенишево авылыннан, алты ел тырышып фермада эшли.
Җитәкче ике сменада чәчүче механизатор-тракторчылар - С.И.Таиров, Н.Ф.Агеев, Р. Р.Алимбеков үзләренең көчле Джондирларында уңышлы хез-мәт итүләре, киләчәк уңышка нигез салулары турында да ишеттерде.