26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Быел аның тууына 136 яшь тулды. Бу көнне Мордовиянең Ислам мәдәнияты йортында Г.Тукайның туган көне, «Туган тел» бәйрәме үтте. Котлаулар белән Мордовия мәгариф министры урынбасары Иван Кузьмич Дугушкин, Мәдәният йорты директоры, мөфти Фагим Фатих улы Шафиев, «Якташлар» оешмасының җитәкчесе Руслан Раис улы Мухаев чыгыш ясадылар. Чараны алып барды - Мәдәният йорты директоры урынбасары, «Чулпан» оешмасының җитәкчесе Надия Низаметдин кызы Азисова. Бу чараны Надия Низаметдин кызы башлап җибәрде: «Туган тел» көнен үткәрү традициясе турында сөйләде, «Г.Тукай - татар классигы» темасын яктыртты, Мордовиядә беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең әһәмияте, роле турында ишеттерде һәм акцияне үткәрде.
Мордовия Республикасының гомуми белем бирү, урта һөнәри, югары белем бирү һәм иҗтимагый оешмалары 2022 елда беренче тапкыр «Мордовия Респуб-ликасында милли мәдәниятне, дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү» дәүләт программасы чаралары исемлегенә кертелгән әлеге акциядә катнашырга чакырылган иде. Авыл мәктәпләре дә бу акциядә бик теләп катнаштылар.
Аннары Иван Кузьмич Дугушкин, Фагим Фатих улы Шафиев, Руслан Раис улы Мухаев чыгышларында хөкүмәтнең туган телләргә биргән зур игътибары, туган тел - Ана теле булуы, Габдулла Тукайның әдәбиятта тоткан роле турында сөйләделәр. Бәйрәмнәр белән котладылар.
Без - Тукайлы халык. Чын мәгънәсендә милләтебездә шундый бөек шәхес булу, телебез һәм халкыбыз өчен зур горурлык уята. Елдан-ел Тукайга һәм аның иҗатына, туган телебезгә карата игьтибар арту барыбыз өчен дә зур куаныч.
Бәйрәмне дәвам иттереп, татар теле һәм татар әдәбияты предметлары буенча Мордовия Респуб ликасы туры олимпиадасында җиңүчеләргә (олимпиада нәтиҗәләре турында язган идек) грамоталар - Иван Кузьмич Дугушкин, китаплар - Фагим Фатих улы Шафиев, сертификатлар - Руслан Раис улы Мухаев тапшырдылар.
Күп телләр белүче язучы Чыңгыз Айтматов үзенең «Литературная газета»да чыккан мәкаләсендә «Кыргыз, казах, үзбәк, татар телләре үзләренең әдәби мөмкинлекләре буенча дөньядагы иң алга киткән телләрдән бер дә калышмый», - дигән икән, димәк, телебезгә без аеруча сак һәм горурлык белән карарга, аны күз карасыдай сакларга тиешбез. Һәр баланың теле туган телдә ачыла, һәр халыкның теле үзенчәлекле. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә.
Татар мәкаль һәм әйтемнәрен, татар әдәбиятын белү буенча кызыклы викторинада, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә рәхәтләнеп катнашкач, Кочкурово районы Сабаево мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Николаевна Ибрагимова белән немец теле укытучысы Татьяна Александровна Владимирова (икесе дә әрзә милләтеннән) татарча «Зәңгәр чәчәк», Кадошкино районы Латышовка мәктәбе укучылары Регина Тумпарова белән Алсу Тумпарова «Туган як» җырларын бик матур башкардылар. Дубенка районы Кочкурово мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Кетдюс кызы Узбякова сәнгатьле, авырып калган укучысы Ильнур Рахметуллов «Һади Такташ» укуларына язган патриотик шигырен башкарды. Ләмбе-рә районы Аксен мәктәбе укучысы Бадретдинова Амина Габдулла Тукайның «Туган тел», Рузаевка районы Татар Пешлә мәктәбе Самира Кузикова Шәйхи Маннурның «Яхшы бел», Кочкурово районы Сабаево мәктәбе укучысы Шамиль Жарков Габдула Тукайның «Туган авыл», Ләмберә районы Черемиш мәктәбе укучысы Радмир Карабанов Муса Җәлилнең «Ышанма», Ләмберә районы Пензятка мәктәбе укучысы Римма Алькаева Муса Җәлилнең «Соңгы җыр», Ләмберә районы Татар Тавласы укучысы Самира Муртазина Муса Җәлилнең «Яшь ана», Ләмберә районы Кривозерье мәктәбе укучысы Регина Исхакова Муса Җәлилнең «Соңгы хатирә», Ромодан районы Белозерье мәктәбе укучысы Хадиджа Халикова Гәрәй Рәхимнең «Без татарлар», Кадошкино районы Латышовка мәктәбе укучылары Амир Байчурин белән Ринат Байчурин шигырьләрен сәнгатьле иттереп яттан сөйләделәр.
Бәйрәм «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Аннары бергәләп чәй эчү оештырылган иде.

Наилә НАСЫРОВА