Мордовиядә, бөтен Россиядә төсле, Җиңү көнен лаеклы каршы алырга әзерлек чаралары оештырыла. Шулай, 24 апрельдә Саранск шәһәренең Җиңү мәйданында Бөтенроссия “Георгиевская ленточка” акциясе старт алды. “Үлемсез полк” йөреше 2024 елда онлайн форматта үтәчәк. Тагы “Җиңү тәрәзәсе”, “Хәтер бакчасы”, “Җиңү диктанты” һәм башка, һәм башка Бөтенроссия акцияләрендә регионыбыз катнаша. Җиңү бәйрәме алдыннан ГТРК “Мордовия” каналында Бөек Ватан сугышы ветераннары кыйммәтле истәлекләрен җиткерәләр. Республикабызның башка район мәктәпләрендә төсле, Ромоданово районы Алтар урта мәктәбендә төрле чаралар үтеп килә. Берничәсе турында түбәндә язабыз.

Алтар гомуми белем бирү урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына геноцид истәлегенә Бердәм гамәлләр көненә багышланган “Искерү срогы булмаган” батырлык һәм хәтернең бердәм дәресе мәктәп музеенда Наиль Хәйдар улы Исхаков үткәрде. Батырлык дәресе укучыларда Бөек Ватан сугышында халкыбыз батырлыгы өчен патриотик хисләр, хөрмәт һәм горурлык, милли, гражданлык үзаңын, үз илебез тарихына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатында үткәрелгән. Бу көнне 6 сыйныф укучылары Конешева Мәдинә һәм Кузяева Аиша Бөек Ватан сугышы елларында оккупацияләнгән территориядә тыныч совет гражданнары турында шигырьләр яттан сәнгатьле иттереп укыдылар. 3 нче сыйныфта Бердәм гамәлләр көненә багышланган класс сәгате үткәрелә. Ә 24 апрельдә 8 сыйныфта 2021 елдан алып үткәрелә торган “Искерү срогы булмаган” Бөтенроссия дәресе узган: кыскасы, Җиңү көнен лаеклы каршы алу максаты белән барлык сыйныфларда төрле-төрле чаралар, дәресләр үткәрелә.