Беренче майда Саранск тимер юл вокзалында "Җиңү Поезды" туктала. Ромоданово районы Белозерье урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган дөньяда беренче иммерсив инсталляциядә булалар.

"Җиңү Поезды" вагондарында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының төп этапларын, нәтиҗәдә ун вагон - маршал Константин Рокоссовский вагоны, бронепоезд вагоны, санитар вагон, вагон-мунча, әсирләрне концентрацион лагерьларга алып баручы вагон һәм башка һәм башкаларын күрергә мөмкинчелек тудырылган иде.

 

Экскурсия барышында аудиогид кунакларга Бөек Җиңүгә ирешү өчен совет солдатларына һәм тыныч халыкка нинди авырлыклар, газаплар аша үтәргә туры килүе турында сөйләгән.
Белозерье мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган тематик вагоннардагы күргәзмәне 50 минут эчендә үтәләр һәмшушы кыска вакыт эчендә сугышның дүрт елын йөрәкләре, кичерешләре аша үткәрәләр. Яшүсмерләр сугыш чоры чынбарлыгына шул еллардагы 150 тулы зурлыктагы фигуралар һәм чын әйберләр ярдәмендә чумганнар. Уникаль формат илебезнең героик үткәнен истә тотарга һәм горурланырга мәҗбүр итә. Укучыларга бу тематик вагон көчле тәэсир итә һәм бу алар караган иң яхшы музей дип бәялиләр. Белозерьелыларның әлеге уку елында дүрт музейда булган булсалар да, һәркем үз гаиләләре белән бирегә кабат килергә теләде. Бу югары күрсәткеч һәм кыйммәт.