77 ел элек күпмилләтле совет халкы Бөек Ватан сугышында кешелекнең мәрхәмәтсез дошманы – фашизмны тар-мар итте. 1945 елның  9 май кичендә тарихтагы иң вәхшәтле, иң канкойгыч, кешелексез сугышның тәмамлануын, бик озак көтелгән тынычлык урнашуын белдереп, Ватаныбызның күгендә җиңү салюты яңгырады.

Бөек Җиңү ул – данлы Ватаныбыз тарихының иң күренекле вакыйгасы, халыкның корычтай нык рухы, каһарманлыгы күрсәткече, гаделлек һәм хаклыкның явызлык көчләреннән һәм золымнан һәрчак өстен чыгуына ачык бер мисал.

Илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнештәге Җиңү Көне сугыштан соңгы буыннар хәтеренә тирән уелды, күпсанлы һәйкәлләрдә, шәһәрләр, авыллар һәм урамнар атамаларында, музейлар һәм панорамалар экспозицияләрендә мәңгеләштерелде.

 

Икенче Бөтендөнья сугышы – кешелек тарихында иң зур фаҗига,  ул бик күп дәүләтләргә һәм халыкларга исәпсез-хисапсыз бәлаләр китерде. Әмма иң зур югалтулар, кешеләрнең күпләп вафат булуы, шәһәрләрнең, авылларның җимерелүе, юкка чыгуы безнең ил язмышына төште.

Бүген без, Җиңү Көнен бәйрәм иткәндә, Россиянең, шул исәптән Мордовиянең һәрбер кешесе Туган җиребезне һәм бөтен дөньяны нацистлардан каһарманнарча саклап,  сугышның коточкыч тегермәнендә һәлак булган, дәһшәтле бомбага тотулардан, ядрәләрдән гомере өзелгән, концлагерьларда юк ителгән, камалыштагы Ленинградта ачлыктан үлгән һәркемнең рухы алдында баш иябез. Сугыш чоры балаларына һәм яраланып кайткан солдатларга олы хөрмәтебезне белдерәбез. Тугызынчы май көнне алар хөрмәтенә «Үлемсез полк» һәм митинглар Мордовиянең татар авылларында да үткәрдек, исән калган Бөек Ватан сугышы батырларын, сугыш чоры балаларын барлап котладык. Шулай, зурлап «Үлемсез полк» Ләмберә районы үзәгендә, Аксёново, Пензятка, Татар Тавласы, Черемиш, Татар Свербеевкасы, Иняты, Кривозерье (рәсемдә) авылларында  үтте; Зубово-Поляны районындагы өч кечкенә генә авыл халкы (Кочетовка-Чатока, Татар Лунданы, Горенка) 9 май - Җиңү Көнен лаеклы каршы алдылар. Темников районы Тархан авылында Митингны Тархан урта мәктәбе директоры урынбасары Румия Анвар кызы Шехмаметьева ачып җибәрде, аннары сүзне авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гульнара Хафиз кызы Дулатова, ветераннар советы рәисе Герасимова Тамара Григорьевна бирделәр. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе теләделәр. Мәктәп укучылары концерт программасы әзерләделәр. Барысын да бәйрәм белән котладылар, шигырьләр һәм җырларның яхшы башкарылуы белән сөендергәннәр. Һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салганнар. Ә аннары күккә шарлар очырганнар. Ә район күләмендә оештырылган «Мы помним!» дигән VII патриотик автопробегта катнашканнар.

Кадошкино районы урта мәктәбенең тәҗрибәле тарих укытучысы Равиль Харис улы Казанбаев 9 май бәйрәменә, укучылары белән бергә, алдан әзерләнеп килгән. Шулай, 5 майда оештырылган «9 мая: Победа народа» Бөтенроссия ачык олайн-дәрес үткәрә. Бу районның Большие Поляны, Латышовка татар авылларында да тантаналы митинг та үткәргәннәр, туган авылы батырларын искә алып, «Үлемсез полк»та катнашучылар гаилә батырларының фотоларын алып килгәннәр, мәктәп укучылары иншалар язганнар, эзләнү эшләре башкарганнар... – җуелмас хәтерләренә салганнар.

Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы халкы «Үлемсез полк»та, Татар Пешлә авылы батырлары һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салдылар, митингта катнашканнар. Татар Пишәле авыл җирлеге башлыгы авыл халкына һәм кунакларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать иткән, шулай ук Җәмигъ мәчете Имам-хатыйбы догалар укыган, Татар-Пишә клубы үзешчәннәре "Георгий тасмасы" акциясендә катнашканнар, кич «Эхо войны и память сердца» дигән концерт караганнар.

Мордовия татар авылларында сугыш һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, ә халкыбызның сугышчан һәм хезмәт даны варисларына илнең оборона куәтен, икътисадый һәм мәдәни үсешен ныгытуда зур уңышлар, тынычлык, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телибез, дигән теләкләр һәр татар авылы кешесенә теләнде.

Наилә НАСЫРОВА