Элек-электән Мордовиянең татар авыллары клубларында үзэшчән коллективлар театр куеп килделәр. Аннары бу эш бик сирәк авылларда гына калды; әмма бу гадәт үлмәде - яши. Шулай, апрельнең 25ндә Ромоданово районы Алтар авылы мәдәният йортының «Синен өчен» драма түгәрәгендә катнашучылар тарафыннан Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» пьесасы буенча моңсу комедия сәхнәләштерделәр.
«Синен өчен» драма түгәрәген Мәдәният йорты җитәкчесе Альфия Хафиз кызы Илькаева алып бара. Алар репертуарында Галиәсгәр Камаловның «Беренче театр», Гөлшат Зәйнәшеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!» һәм башкалар бар. Район драмтүгәрәк конкурсларында призлы урыннар яулыйлар: быел 1 урын аларның! Ярыш 5 елга бер тапкыр үтә.

Ә хәзер артистлар турында. 95 яшьлек Әсмабикә әбине Алтар китапханәчесе Сария Айса кызы Арсланова уйный. Аның 10 яшьлек оныгы Альбинаны 5 сыйныф укучысы Риана Яфарова башкара. Алтар пенсионеры Ряхилә Сөләйм кызы Илкаева 90 яшьлек ялгыз яшәүче Хәерниса әби ролен, 80 яшьлек Гатия образын шулай ук Алтар авылы пенсионеры Алия Исхак кызы Халитова, ә 95 яшьлек ялгыз Сылубикә әбине түгәрәк җитәкчесе Наимә Хәйдәр кызы Кадеркаева уйныйлар. 35 яшьлек хат ташучы Разия ролен Алтар хуҗабикәсе Екатерина Николаевна Исмаилова, 45 яшьлек өйләнмәгән Маннурны бүгенге студент Ильдус Ильдар улы Абушаев, шәфкать туташын Алтар мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт иткән Диана Наиль кызы Нугаева башкаралар. Биюче кызларлар, малайлар - Кузяева Аиша, Юнусова Гельназ, Исхакова Малика, Саттарова Амира, Нугаев Ильдар, Хамидуллов Хайрулла.
Алар барысы да артист исемен аклап, ярышта беренчелекне алдылар. Авыл халкы да бик җылы каршы ала үз артистларының уңышлы чыгышын. Алтар кешеләренең бер өлеше бу сәхнә әсәрен күреп өлгермәгән, спектакльне тагы куюларын сорыйлар. Әйтеп китәргә кирәк, 28 апрельдә Ромодановода «Табылдык» пьесасының өзеген күрсәткәннәр инде.
Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» пьесасы буенча моңсу комедиянең сюжеты бүгенге елларда бара. Сугыштан соң ялгыз хатын-кызлар, ярым буш авыллар проблемасы тирән ачыла. Чаганлы авылының дүрт йортында әбиләр яши. Аларның өчесенең ирләре Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнар. Инде 70 елдан артык вакыт үткән. Бүгенге төп вакыйгалар турында хат ташучылары Разыя аша гына беләләр. Разыя шул берничә бертек әбиләренә азык-төлек тә китерә.
Белгәнебезчә, җәй көннәре авыллар җанлана. Сәхнәләштерелгән әсәрдә дә һәр җәй Әсма әбисенә, кунакка еракта яшәүче диңгезче улының кызы Альбина оныгы, җәйге ялга килә. Альбинага авылда бик ошый. Балачактан ул әбисендә тәрбияләнә, ә улы, үз чиратында, әнисенә посылкалар җибәрә. Аларны алганнан соң, авылда Сабантуй үткәрәләр, кунаклар чакыралар.
Бервакыт Альбина елга янында йөргәндә бер төргәк таба. Шул табышны эзләп Маннур исемле егет килә. Ул хат ташучы Разия белән очраша һәм аны ошата. Әбиләр яңа матур парны берләштерергә булышалар. Алар өйләнешәләр, балалары туа. Бу авылда яңа гаилә барлыкка килә - авыл яши.

Наилә НАСЫРОВА