Соңгы берничә елда электросамокатлар аеруча популяр булды. Кемнәрдер аны хуплый, ә кемнәрдер сүгә. Шәһәрдә генә түгел, авыл юлларында да бу төр транспортта “выжлап” үтеп китәләр: аяк астына караганнары бик аз. ГИБДД бүлекчәсенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Ольга Аносова билгеләп үткәнчә, мондый транспорт чаралары белән идарә итүче гражданнар еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар яки үзләрен тиешенчә тотмыйлар. Самокатлар сезоны ачылды, сак булыгыз, дип кисәтә. Барысы турында Ольга Владимировна:
- Республика территориясендә Мордовия Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ике тәгәрмәчле транспорт чаралары йөртүчеләре катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, мототранспорт йөртүчеләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау һәм кисәтү максатларында «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасын оештырдылар.
Рейд тикшерүләре барышында ГИБДД инспекторлары мотоцикл, мопед һәм скутер йөртүчеләре белән актив эш алып баралар. Оператив-профилактик чара вакытында әлеге транспорт чараларын идарә итүче машина йөртүчеләр тарафыннан 80нән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Күпчелек хокук бозучыларның тиешле категорияле йөртү таныклыгы да, махсус саклагыч җайланмалары да булмаган.
Мәсәлән, Ардатовта дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 42 яшьлек мотоцикл йөртүчесе туктатыла, ул аны йөртү таныклыгы, транспорт чарасына документлар булмаганда, саклагыч мотошлемсыз, шулай ук алкоголь исерек хәлдә идарә итә. Тикшерү барышында шулай ук гражданның исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылуы ачыкланды. Машина йөртүчегә карата РФ ҖК 264 маддәсе буенча материал тупланган, шулай ук дүрт административ материал төзелгән, мотоцикл тоткарланган һәм махсус тукталышка урнаштырылган.
Шул ук көнне Рузаевка районы Трускляй авылында юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган мопедта йөрүче унҗиде яшьлек укучы туктатыла. Яшүсмер мопедның әтисенә караганлыгын, әмма кайвакыт аны авыл буйлап сәяхәт итү өчен кулланганын сөйләде. Яшүсмергә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 өлеше буенча административ материал төзелгән.
Рузаевканың Мәскәү урамында рейд тикшерүләре барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 12 яшьлек яшүсмер ачыклана, ул скутер белән законсыз идарә итеп, яшьтәшен йөртә. Урынга укучының әти-әнисе чакырыла, административ материал җыелган, ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән.
Краснослободск районында ГИБДД транспорт чарасы белән идарә итүне транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен 15 яшьлек яшүсмернең әтисе җаваплылыкка тартылган. Мәктәп укучысы Краснослободск буйлап мопедта йөри, аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктата. Өстәмә чаралар күрү максатыннан яшүсмергә карата материал балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә җибәрелгән.
Дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, машина йөртү таныклыгысыз транспорт чарасы белән идарә итү өчен җитди санкцияләр кулланыла - 5000 сумнан 15000 сумга кадәр административ штраф. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган кешегә 30000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 16 яшькә кадәрге мототехника йөртүчеләргә карата дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан берничә процессуаль документлар төзелә, соңыннан алар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырыла. Балигъ булмаган бозучы үзе транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә, ә аның скутеры, мопеды яки мотоциклы, эвакуатор ярдәмендә, махсус тукталышка урнаштырыла.
Конкрет электросамокатка килгәндә, бу төр транспортны кулланучылар характеристикалары буенча эш итәргә тиеш, ди полиция капитаны. - Әгәр үсеш алган тизлеге сәгатенә 50 км дан артмаган булса, рәсми рәвештә бу инде мопед, аны идарә итү өчен М категорияле йөртүче таныклыгы кирәк, ә йөртүче 16 яшькә җитәргә тиеш. Әгәр дә электр самокатның тизлеге сәгатенә 50 км артык булса, ул мотоциклларга карый, аны идарә итү өчен А категорияле йөртү таныклыгы һәм шлем кирәк, яшь буенча чикләү 18 яшьтән. Кисәтеп әйтер идем, ата-аналар, балаларына электросамокат алганда, иң башта ныклап уйласыннар иде. Самокатта йөрүчеләр, гадәттә, кич күбәеп китә. Яшисе килгән кеше нинди генә очракта да юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш!
Самокатчыларга кагыйдәләрне ис-кәртү бер дә зыянлы булмас!
Җиде яшькә кадәр балалар самокатта бары тик өлкәннәр белән генә йөри ала; юлның машиналар йөри торган өлешенә 14 яше тулган яшүсмерләр генә чыгу хокукына ия; тротуарларда 35 килограммнан авыррак самокатларда һәм сәгатенә 25 чакрымнан артык тизлек белән йөрү ярамый; бер самокатта 2 кеше йөрү тыела, ә мондый күренешне еш күрәбез; барлык махсус юлларда һәм тротуарларда да өстенлек һәрвакыт җәяүледә.

Наилә НАСЫРОВА