Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы (Госсобрание РМ) һәм Яшьләр парламенты оештырган «Мордовия күпмилләтле» республика фотосурәтләр конкурсы призерлары бүләкләнде.
Анда 10 яшьтән 35 яшькә кадәрге 200гә якын профессиональ һәм яңа фоторәссам катнашты. Жюри биш номинациядә 500дән артык фотоны караган һәм бәяләгән: «Күпйөзле Мордовия», «Мордовия халыкларының милли бәйрәмнәре», «Туган як архитектурасы», «Мордовия кош очышы биеклегеннән» һәм «Пейзаж». Мондый сандагы эшләрдән җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады, шуңа күрә конкурс комиссиясе иң актив авторларны дәртләндерер өчен, шулай ук оригиналь фотоларны билгеләп үтәр өчен махсус призлар булдырды. Мордовия Госсобраниесе рәисе Владимир Чибиркин конкурсантлар белән очрашуда: «Мордовия күпмилләтле» - бу безнең республика, биредә яшәүче кешеләр, аларның туган җиргә, аның тарихына һәм халык традицияләренә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәте турында проект. Конкурска җибәрелгән һәр фото тормышның аерым фрагменты булып тора, ә алар барысы бергә мордва краеның матурлыгын һәм кунакчыллыгын, аның халкының җанлылыгын һәм кунакчыллыгын, милли мәдәниятнең уникальлеген һәм үзенчәлеген чагылдырган зур картина тудыра. Бу конкурсның төп максаты иде. Минемчә, ул уңышлы ирешелгән.
Конкурс призерлары дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләнде. Аларны Мордовия Дәүләт Җыелышы рәисе Владимир Чибиркин, Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Наталья Долматова һәм Яшьләр парламенты рәисе Виктория Богдашкина тапшырды.
Оештыру комитетына 187 катнашучыдан барлыгы 506 эш килә, алар арасында тәҗрибәле һәм бик яшь фоторәссамнар да була. Шулар арасында Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Самат Бояров, «Мордовия халыкларының милли бәйрәмнәре» номинациясендә призер булды. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Әлеге конкурс республикабызның бөтен матурлыгын, аның байлыгын - аның милли колоритын, йөзләрен, характерларын, пейзажларын, заманча архитектура объектларын, фәнни үзәкләрен, спорт корылмаларын һ. б. күрсәтергә тиеш иде. Әмма иң мөһиме - безнең байлыгыбыз - бу, әлбәттә, безнең җирдә эшләүче, яшь буынга тәҗрибә тапшыручы, тарихны хөрмәт итүче кешеләребез һәм безнең күпмилләтле Мордовиябез! Самат фотосүрәтләрендә дә шуларны күрсәтте.

Н.ХӘЛИЛ