Җиңү Көне алдыннан Зубово-Поляна районы Горенка мәктәбенең укучылары Кочетовка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы еллары балаларында – Магирә Саберджан кызы Немишева белән Магинур Хөсәен кызы Маминада кунакта булганнар. Балалар, алар өчен котлаулар һәм чәчәкләр әзерләп тапшырганнар. Очрашу бик дулкынландыргыч булган: олылар мәктәп укучыларының игътибарына һәм кайгыртуына шатланганнар. Шулай ук бу балалар Горенка, Кочетовка, Калиновка, Русский Лундан белән Татарский Лундан олыларын 9 май бәйрәме белән котлаганнар. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан үткән очрашуда Магинур Хөсәен кызы Мамина белән Магирә Саберджан кызы Немишева укучыларга Бөек Ватан сугышы елларының авырлыклары һәм гаиләләре турында сөйләгәннәр. Ә балалар, сулышларын алырга да онытып, хикәяләрне тыңлаганнар һәм зур кызыксыну белән сугыш турында сораулар да биргәннәр. Шулай ук аларга нык сәламәтлек, озын гомер, бөтен дөньяга тынычлык теләп чәчәкләр бүләк иткәннәр укучылар. Бу әбиләр сугыш вакытында һәм аннан соңгы чорда үскәннәр, димәк, җимереклек белән көрәшкәннәр, илне күтәргәннәр. Аларга сугыштан соңгы чорда башкарган батырлыклары өчен рәхмәт белдергәннәр. Киләчәк буын кешеләренең бурычы - аларга йөрәкләребездә булган җылылык кисәген бүләк итү. Хәтер йөрәкләрдә.

Фото «Горенская ООШ» сайтыннан