Мордовиядә Луховка бистәсендә яшәүче хатын-кыз “имин счетларга” 1,7 млн сумнан артык акча күчергән.
2 майда Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск шәһәре буенча 3 нче ОПга (ОП №3 УМВД России по го Саранск) Луховка бистәсендә яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм аңа карата кылынган мошенниклык турында хәбәр итә. Зыян күрүченең сүзләренчә, 30 апрельдә аңа мессенджер аша билгесез кешедән шалтырату килә, ул үзен УФСБ хезмәткәре дип таныштыра.
Чит кеше хәбәр иткәнчә, мошенникларга аның банк картасы мәгълүматлары билгеле булган һәм алар бу минутларда аның акчасын урларга тырышалар. Рөхсәтсез операцияне булдырмас өчен, зыян күрүчегә акчаны шунда ук «имин» счетларга күчерергә кирәк булган.
Куркып калган пенсионер хатын явыз ниятле кешегә ышанган. Чит кешенең күрсәтмәсе буенча эш итеп, ул шул ук көнне үзенең барлык тупланмаларын акчага әйләндерә, шулай ук берничә кредит ала һәм банкоматлар аша аларны диктантланган реквизитлар буенча күчерә. Хатын-кыз мошенникларга барлыгы 1 706 000 сум акча күчергән.
Бер тәүлек үткәч, ул мошенник-ларның хәйләләренә эләккәнен аңлаган һәм шунда ук хокук саклау органнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерү үткәрә һәм булган хәлнең барлык шартларын билгели.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: банк карталары яки счетлары белән проблемалар турында хәбәрләр килгәндә шәхсән шалтыратырга яки кредит-финанс учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.