Ярты гасыр элек төзелгән Кочкурово районындагы Татар Умысы авыл клубы ул вакытта Кочкурово районының гына түгел, республиканың да башка авыл «Мәдәният учагы» белән чагыштырганда масштабы белән аерылып торган.
Умыс авылының 424 квадрат метр мәйданлы ныклы кирпеч бинасында ял һәм бәйрәм көннәрендә җирле халык та, төрле төбәкләреннән килгән күпсанлы татар халкы да җыелган. Кызганычка каршы, үзгәртеп корудан соңгы чорда, тоталь оптимизация нәтиҗәсендә җирле “Мәдәният үзәге” үз эшен туктата. Соңгы елларда анда намазлар укыла, бирегә, традиция буенча, шәһәрдә яшәүче авыл кешеләре дә даими килә. Яхшы таш корылма, гомумән, татумыслыларның җәмәгать күчемсез милегенә сакчыл мөнәсәбәте аркасында яхшы сакланган булса да, ремонт кирәк. Шуңа авыл халкы муниципаль һәм төбәк җитәкчелегенә Умысның “Мәдәният үзәге”н яңадан торгызу кирәклеге турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Җирле халыкның активлыгына тиешле бәя бирергә кирәк. Үз инициативалары буенча авыл халкы һәм тумышы белән бу авылдан булган якташларының җыелган акчасына Умыста иске мәчет ремонтланган. Берничә ел элек Бөек Ватан сугышы елларында тынычлыкны саклаган фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә яңа монумент куелган.
Күптән түгел Россия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән оештырылган «Мәдәният» илкүләм проекты программасы буенча, Умыс авылы мәдәният сараена капиталь ремонт башланган.
Кочкурово районы админист-рациясендә хәбәр итүләренчә, бүлеп бирелгән акчага, ә ул 36 млн сумнан артык, нигезне ныгыту, түбә һәм фасадны тулысынча яңарту, барлык инженер-техник коммуникацияләрне, ишек һәм тәрәзә блокларын алыштыру, заманча санитар узелларны (элек бөтенләй булмаган) һәм автоном җылыту системасын җиһазлау планлаштырыла. Иске агач идәннәр урынына реконструкция проектында бетондаштыру һәм махсус туздыруга чыдам плитка салу каралган.
Бер ай эчендә подрядчылар 75 процентка иске түбәне сүтеп, яңа түбә урнаштыру эшләрен башкарган. Параллель рәвештә стеналарны штукатурлау алып барыла.
Капиталь реставрацияләнгән бинаны файдалануга тапшыру октябрь-гә планлаштырыла.