Бүген кибет тулы сөт ризыклары, сатасың да аласың. Җитмәсә, сөтләре дә тиз генә әчеми. Бер алганы атналар буена җитәргә мөмкин. Тик соңгы арада тикшерү органнары халыкны куркуга сала торган мәгълүматлар җиткерә башлады.
Күптән түгел генә Россельхознадзор идарәсе Россия сәүдә нокталарына сатуга чыгарылган сөттә судан тыш сода, крахмал, акбур, известь, бор яки салицил кислотасы, хәтта гипс барлыгын белдергән. Тикшерүләрне Россельхознадзор идарәсе каршында эшләп килүче “ВНИИЗЖ” оешмасы үткәргән. Анализлар күрсәткәнчә, каймакны еш кына кефир, майсыз эремчеккә алмаштыралар икән. Аның составында ниләр генә юк. Үсемлек мае, сыйфатсыз сөт кушылмалары, соя аксымы, крахмал, тәм өстәгечләр... Үсемлек майларын шулай ук эремчек, атланмай, сырга да кушалар. Гадәттә, мондый майның иң арзанлысын өстиләр, дип чаң суга белгечләр. Моннан тыш кулланылышка “атланмайны алмаштыручы” дигән  яңа гыйбарә дә килеп кергән. Җитештерүчеләр күп чыгым тотмыйча гына зур керем алуны максат итеп куя, шуңа күрә теләсә нинди адымга бара. Андыйларның, билгеле, сөт ризыклары да арзанга чыга. Ә чын товар җитештерүчеләргә исә алар белән көндәшлек алып бару бик кыен.
Безнең республикада да белгечләр мондый очракларга юлыга икән; әмма сирәк. Мәсәлән, әле генә Мордовия һәм Пенза өлкәсе Россельхознадзор Идарәсе Хөкүмәт инспекторы белән оештырылган тикшерү буенча (приказ Федеральной службы по ветеринарному и фитосанитарному надзору от 06.04.2016 года №200 «О проведении проверок», изданного в соответствии с протоколом заседания Правительственной комиссии по мониторингу и оперативному реагированию на изменение конъюнктуры продовольственных рынков от 1 марта 2016 года №1) Ковылкино районы “Созидание” авыл хуҗалыгы коооперативы сөтне дөрес шартларда савып, ветеринар-санитар таләпләргә туры китереп «Молочный комбинат «Саранский» АО «Данон Россия»гә тапшыралар. Документлары да дөрес тутырылган. Әмма сөт ашамлыкларының, шул исәптән сырларның да, килеп чыгышы, саклану датасы булмаган очракка тап булганнар һәм Пролетар районы шәхси эшмәкәренең (Федосеева А.М.) сатучысына бер мең сум күләмендә штраф та салганнар. Россельхознадзор идарәсендә белдерүләренчә, акбур, гипс, известь кушылган очракларга, шөкер, юлыкканнары юк икән.
Роспотребнадзор идарәсе тикшерү-ләрнең нәтиҗәсен ай саен рәсми сайтларына урнаштырып баруларын белдерде. Май аенда, мәсәлән, таләпләргә җавап бирмәгән дүрт очракны ачыклаганнар. Ике җитештерүченең каймагы, бер эремчек, бер куертылган сөт ялган сөт ризыклары исемлегенә кертелгән. Болар – “Кулебакский молочный завод” (Түбән Новгород өлкәсе), “Южский молочный завод” (Иваново), “Промконсервы” (Смоленск),  “Айсберг Люкс” (Мәскәү) җәмгыятьләре җитештергән ризыклар. Болай булгач, сөт өчен сыер кирәкми инде...

Наилә Насырова