Шундый исем белән 6 август көнне А.С.Пушкин исемендәге паркта Мордовия Республикасы авыллары фольклор ансамбльләренең 1 Республика фестивале үтте. Чарада республикабызның 17 районнан берничәшәр җыр һәм бию коллективлары һәм  Түбәншәһәр өлкәсе Лукоян районы ансамбле катнаштылар. Бәйрәмгә хас күтәренке күңел, җыр-көй, милли киемнәрнең матур бизәлеше, катнашучылар йөзендә җылы елмаюлар фестивальгә өстәмә көч бирде; кояшның эсселеге бәйрәмдәгедән дә кызу иде. Моңа карамастан, берничә сәгать буена парк бер зур концерт залына әверелде. Программа эчтәлекле һәм тыгыз булды. Сәхнәдәге һәрбер коллектив туган телләрендә ата-бабаларыннан килгән авыл җырларын башкарды һәм гореф-гадәт күренешләреннән эпизодларны күрсәттеләр. Фестивальне халыкка бүләк итүчеләре, оештыручылары – «Фин-угр халкының Иделбуе мәдәнияты Үзәге» коммерциясез Ассоциациясе. Сер түгел, Мордовиядә һәрвакыт төрле милләт халыкларының дус-тату яшәве, мәрхәмәтле күршелек мөнәсәбәтләре буенча ил күләмендә үрнәк булып тора. Милләтара тынычлык, аңлашып яшәү гасырлар буена мирас булып буыннан-буынга күчә бара. Монда, әлбәттә, республика җитәкчелегенең акыллы сәясәт алып баруы да зур роль уйный. Төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләренә игътибарлы булу, һәр халыкның бәйрәмнәрен күмәкләп үткәрү дуслыкны ныгыта. Шул максатларны күздә тотып ел саен «Туган авылым җырлый» дигән республикабыз фестивале ел саен үтәчәк.
Парк сәхнәсеннән милли моңнарыбыз яңгырап торды. Тамашачылар да оялып-тартынып тормады, кушылып җырлады, рәхәтләнеп биеде. Ләмберә районында яшәгән рус, мордва, татар мәдәнияты, милли әйберләреннән торган эчтәлекле күргәзмәсен Надежда Борисовна тамашачыга тәгъдим итте. Бик арыган кеше биредәге милли ризыклар белән сыйланды, дуслары белән аралашты.
Мордовиянең Ләмберә районында күпләп татарлар яши. Фестивальдә милли мәдәниятыбызны саклап килгән Татар Свербеевка авылы үзэшчән «Зөләйха» ансамбле һәм җырчы Каюм Гани улы Апарин авыл такмаклары-җырлары белән халык күңеленә хуш килде. Үзенең тарихын узган гасырның 72нче елларыннан башлап җибәргән Кадошкино районы Большие Поляны «Дуслык» җыр ансамбле милли моңнарыбызны саклап калу өчен зур тырышлык күрсәтәләр. Алсу Әнвәр кызы Кильдеева, Альфия Юнир кызы Капкаева, Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева, Рима Зәкәрья кызы Ляпина, Надия Али кызы Капкаева, Светлана Наиль кызы Кильдеева, Наилә Идрис кызы Горчакова, Наилә Хафиз кызы Долотказина, Светлана Шәмил кызы Абаева бу үзэшчән коллектив җырчылары - Иса авылы татар-мишәрләренең визит карточкасы.
Репертуарларының нигезен халык җырлары, дастаннары, лирик һәм шаян йола күренешләре тәшкил итә; татар халык иҗаты белән бергә, ансамбль эстрада җырларын да яратып башкара. «Дуслык» - күптөрле конкурсларда катнашып республикабыз бүләкләрен яулаган ансамбль. «Туган авылым җырлый» фестивалендә дә күңелләрне тибрәтерлек иттереп «Авылым көйләре»н  башкардылар, авыл мәдәниятының үсешенә багышланган сцена эпизодын уйнап тамашачыны үзләренә тартып тордылар.
- Эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч булды бу фестиваль, – дип  Мордовия Республикасы авыллары фольклор ансамбльләренең 1 Республика фестивале турында фикерләре белән уртак-лашты «Дуслык» ансамбле җырчысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева. - Төрле милләт вәкилләре милли бизәкле матур костюмнарын киеп, милли көйләрен сузулары таныш та, әмма ниндидер буяу төсмере алган яңа да булып яңгырады. Биредә чәчәкләр бәйләменең һәрбер чәчәге үзенчә ямьле булды. Нәтиҗәдә, көннең эссе булуына карамастан, уңай  эмоцияләр, Грамоталар, Рәхмәт хатлары, катнашучы Дипломнары, истәлекле бүләкләр алып кайттык, диде.

Наилә Насырова