Кеше тормышын агымсуга тиңлиләр. Агымсулардай тиз аккан гомерне парлашып, бер-береңә терәк булып, кадерен белеп яшәсәң, томыш матур була. Ходай сәламәтлек биреп, 60 ел иңгә-иң гомер итү һәръяклап хөрмәткә, соклануга лаек.
26 августта Алимовлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәрләр.
Шәмил Каюм улы 1934нче елның 20 ноябрендә Ләмберә районы Аксен авылында туа. Туган авылы мәктәбендә белем алганнан соң, 1953-55нче елларда, Казан технология техникумында техник профессиясен үзләштерә. Төзүче профессиясен җирдә эз калдыручылар профессиясе дип атар идем. Шул ук вакытта, авыр һәм бик җаваплы эш. Шәмил Каюм улы озак еллар төзелештә мастер вазыйфасын үти. Ул төзүчеләр белән тиз уртак тел таба, җитәкчеләреннән мактау сүзләре белән бергә төрле грамоталар һәм бүләкләр ала. Шундый хөрмәтле профессия юлы үтә ул һәм бүген лаеклы ялда. Шәхси тормышына килгәндә - уңган, тырыш кызны шул ук стройкада үзенә карата. Ул - Мяфруза була.
Мяфруза Ибраһим кызы Кадеева (кыз фамилиясе) 1937 елның 19 октябрендә күрше Татар Тавласы авылында туа. Хәтере яхшы булганлыктан, мәктәптә яхшы укый һәм хәзер дә күп кенә шигырьләрне хәтерли. Кече яшеннән басуда әнисенә арыш урырга булыша, моның өчен көненә ярты кило икмәк бирәләр. 1957нче елда төзелешкә каменьщица булып урнаша. Эшли дә, укый да ул. Кулында ут уйната, диләр бездә шундый осталарга. Бервакытта да эштән курыкмый ул. Шуңа Мяфруза Ибраһим кызы, IV разрядлы оста хезмәткәр буларак,  күптөрле хөрмәтле бүләкләр ала. Лаеклы ялга Республикабыз балалар шифаханәсендә санитарка (1990-2000 елларда) булып китә. Бүген – кадерле тормыш иптәше, сөекле әни, яраткан әнекай. Шәмил Каюм улы белән Мәфруза Ибраһим кызы бергәләп 4 бала тәрбияләр үстерәләр. Күңел җылысын, йөрәк дәртен, кайнарлыгын балаларына тулаем бирәләр Алимовлар. Шуңадыр инде мәхәббәт җимешләренең дүртесе дә тәүфыйклы, тәрбияле булып үсә. Алар тырышлык, гадилек, тыйнаклыкны әти-әниләреннән кабул итеп ала. Тәнзиләләре - кырык елга якын Республика балалар больницасында шәфкать туташы-медсестра булып эшли. Гелсирәләре – Казанда торговля институтын тәмамлап, гомере буе шул профессиягә тугрылыклы булып яши. Ирфан уллары Саранск шәһәре автосервисларының берсендә механик буларак хезмәт итә. Рифатлары, гаиләсе белән, Пенза шәһәрендә яши һәм хезмәт итә. Шәмил абый белән Мяфруза апа гомерләре буе хезмәттә хөрмәтле булганнар, балаларын да тырыш профессия кешеләре буларак тәрбияләгәннәр. Гаилә - рух, миллилекне һәм мәдәниятны саклаучы учаг, буыннар чылбыры. Балалары корган  гаиләләре дә кеше сокландырырлык. Бүген  аларны Алсу белән Динара оныклары һәм Самир оныкчыклары шатландыра. Менә шулай, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, Мордовия татарларында булган гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне кадерләп, 60 ел бергә яшиләр Шәмил Каюм улы белән Мяфруза Ибраһим кызы Алимовлар.
60 ел! Шушы еллар эчендә тарихта нинди генә вакыйгалар булмаган. Ә бер гаилә эчендә?! Әтиебез утлы елларны кичкән, куркусыз кеше. Әниебезнең чисталыгына, пөхтәлегенә, кешелеклелегенә сокланырлык. Менә шундый сыйфатларга ия булган ике кеше, без дүрт балага гомер биреп, үз үрнәкләрендә безне тәрбияләделәр. Барысы өчен дә без аларга мең-мең рәхмәтле! Алар бүген дә безгә бик кирәк. Алар булганда туган йортыбызның нуры сүрелми, яшәү көчебез арта, һәм тормышыбызда әти-әниебез олы бер терәк. Озын һәм саулыклы гомерләр бирсен сезгә Аллаһы Тәгалә. Безгә дә әти-әни дип авыз тутырып дәшәргә бик күп еллар насыйп итсен. Без бәхетле сез бар вакытта.

Кадерле Әтиебез һәм Әниебез!

Изге теләк, назлы сүздән башка табып булмый затлы бүләкне. Безнең өчен бик тә кадерле сез, бик тә якын, бик тә кирәкле. Әни бит ул - өйнең җылысы, Әти – дөнья терәге. Әни белән әти бергә булса, тыныч була бала йөрәге. Алтмыш ел бергә, иңне-иңгә куеп, бергә тартып тормыш арбасын, бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып, һәрчак туры юлдан барасыз. Шушы юлда юлдаш булсын сезгә безнең дә кайнар йөрәк. Бала өчен әти-әнидән башка беркем юк кадерлерәк!
Хөрмәт белән: сез үстергән балалар, гаиләгезгә кабул иткән кияү-киленнәр һәм балаларыгыздан да артык күреп яраткан оныкларыгыз һәм оныкчыгыгыз.