Башкалабыз Саранскта еш кына «Крутенькое» дигән кибетләр барлыкка килгәнен күреп беләбез. Сатып алучыларны да шул кибетләрдә еш очратырга туры килә. Биредә сыер, сарык итләре, колбасаларның пешкәне, какланганы, сервилат, карбонат, сосискалар, сарделькалар... һәм башка ашамлыклар үзенә чакырып тора. Фемер Ринат Чураков үзенең сату маркасын да булдырган. Ничек иттереп крестьян-фермер хуҗалыгы шундый уңышка ирешә соң?
Яңа бизнес-проект булдыру идеясы Ринат Хаким улы Чураковны Ковылкино районындагы, олы юлдан ерак урнашкан, үлеп килә торган Крутенькое авылына эшкуарлык хәлләре алып килә. Ул тәвәккәлләп шушында крестьян-фермер хуҗалыгы булдыра. Бер елда 250 сарыкка, 1000 бәтиенә һәм 500 яшь-молодняк хайваннарга, 100 элиталы абердин-ангусс породалы сыерга ферма комплекслары төзи. Бүген 110 сыеры һәм утыздан артык танасы, 600 сарыгы һәм татарлар яратып асраган 50дән артык аты бар; породалы үгезләре дә җитәрлек. Газ, су скважинасы булдыра һәм немец технологиясе буенча сенаж чокыры ясата. Экологик чиста ашамлыклар булдыру проекты уңышлы булып чыга. “Мраморный” дигән деликатес ит ясый. Бүген планга куелган елына 50 тонна шундый ит әзерләү рубежына чыгалар инде. Кем уйлаган, бурьян белән үскән үлеп килә торган ерак авылда Ринат әфәнденең эше уңар! Аңа бурьян гына үскән җирдә, авылларыннан китеп бетә язган почмакта бизнес ачуына башта шаккатканнар, юкка гына акча түгәсең, дигәннәр. Башлаган эше үсеш ала. Крутенькое авылында гына түгел, ә Первомайский поселогындагы колбаса ясый торган банкрот, талап бетерелгән комбинат бинасын реконструкцияләп, яңадан автомат җиһазлар куеп ача. Анда эшсезлектән интеккән кешеләргә эш урыннары булдыра. Барлык уңышлар хөкүмәт программаларының тормышка ашуында. Фермерларга бирелә торган залоглы кредитлар, грантлар ярдәме белән шундый зур Проектлар эшли.
- Гаилә мал-туар фермаларын үстерү өчен хөкүмәт биргән Грант минем эшемдә зур ярдәм булды, - ди фермер Ринат Чураков. – Бу акчалар тиз вакыт эчендә җитештерү (производство) биналарын эксплуациягә тапшырырга ярдәм итте, продукциянең күләмен үстерегә булышты. Әмма иң әһәмиятлесе – сайлаган юлымның дөреслегенә ышаныч өстәде: башлаган эшем кешеләргә, авылга, хөкүмәткә файдалы.
Ринат Хаким улының эшендәге яңалыкларны Ковылкино районында гына түгел, Саранск шәһәре урамнарында да күрәбез, алардан кулланабыз. Ноу-хау  сөт автоматлары булдырып, Саранскта алар 15, аннан югары сыйфатлы сөтнең бер литрын 40 сумга сатып ала алуыбыз шатландыра. Шундый автоматлардан шәһәрнең һәрбер районында яшәүче куллана ала. Халык та, хөкүмәт тә аңа рәхмәтле. Ковылкино районы Юбилее үткән  чарада Р.Х.Чураков турында Владимир Сушков, Мордовия Правительствосы Председателе болай ди: “...Что касается развития села, то ярким примером результативности и современного подхода к делу служит крестьянско-фермерское хозяйство  «Чураков Р.Х.» в селе Крутенькое. Ринат Хакимович Чураков, уже будучи успешным бизнесменом, решил заняться фермерством на земле, которая много лет пустовала. Главное направление фермерского хозяйства – мясное, но активно развивается и молочное. Многие процессы на фермах компьютеризированы, чистота практически идеальная, оборудование – по последнему слову науки и техники. Мы ценим ваш вклад в развитие Мордовии, радуемся каждому вашему шагу, сделанному во имя процветания района, во имя родной республики». 22 августта Пенза өлкәсеннән Мордовиягә тәҗрибә өчен килгән фермер-делегатлар да Ринат Чураковның  “Крутенькое” маркалы колбаса продукциясенең агробизнес сихерләрен белеп киттеләр.
Ринат Хаким улы Чураков зур уңышларга авырлыкларны җиңә-җиңә килгән; чишәсе проблемалар булган һәм хәзер дә чыгып торалар. Хҗалыгында 25 кеше унберәр меңнән артык зарплата алып эшли, әмма бозауларны ашатучылары юк.
Ринат Хаким улының крестьян-фермер хуҗалыгы Крутенькое авылы халкы өчен гел уңайлыклар гына китерә; газ белән су турында югарыда әйттем инде, «Социальное развитие села» программасы буенча йортлар төзи башлаган, шулай итеп социаль инфрастуктура да үсә һәм авылдагы эшсезлектән интеккән халыкка яңадан эш урыннары да барлыкка килә. Һәм әлегә кадәр беркемгә кирәкмәгән җир кешеләргә файда китерә.

Наилә Насырова