Укытучы эшен игенче белән чагыштырырга яратам, чөнки игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкның табын түрендә. Укытучы да нәни баланың күңеленә белем орлыклары сала, белем бирә, тәрбияли. Ә шул балалар, үсеп җиткәч, алган белем һәм тәрбиясен кулланып, туган илгә хезмәт итә.
Шундыйларның берсе Кадошкино районы Большие Поляны башта урта, хәзер төп гомуми белем бирү мәктәбендә филолог булып хезмәт иткән Нурия  Абдулла кызы Ахметова. Гап-гади бер авыл укытучысы. Авылда туып-үскән, үзе белем алган һәм туган мәктәбендә гомере буе балаларга белем биргән ул. Башта башлангыч сыйныф укучыларына, аннары  рус, бар иде вакыт, ана теле һәм әдәбияты укытучысы булып та хезмәт итте. Нурия ханым зыялы, хезмәт сөючән, кешелекле, игелекле, Исалыларга хас кунакчыл, ачык йөзле, тыйнак күңелле, рухи зәвыклы, әхлакый шәхес, яшь гражданин тәрбияләргә тырышты. Бу сыйфатларны улы Динар педагогик тәрҗибәсенә дә нигез буларак тапшырды. Татарларга хас сыйфатларны - олыларны ихтиран итү һәм кечеләрне ярату  орлыгы улында булдырды. Динар улы педагогы һәм наставнигы булганы өчен, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән мәңгелек кешелеклелек кыйммәтләрен булдырган өчен әнисе Нурия Абдулла кызына рәхмәтле. Хөрмәте, тәҗрибәсе булмаган кичәге студентны әнисе үзен укыткан укытучылар һәм укучылар коллективына керергә, нәрсәгәдер ирешергә ярдәм итә. Сайлаган профессияңне аклар өчен өстеңә карап торган күзләргә тугры булырга кирәк, ди. Вузда язылган китапларда бик җиңел һәм бик гади иттереп бирелә, ә тормышта һәрбер бала – шәхес. Аңа белем дә бирә белергә, дус та була белү кыйммәтле.  Нәкъ Нурия Абдулла кызы педагог булу нечкәлекләренә өйрәтә дә улын. Динарга әнисе педагог булуда гына түгел, тормышта да наставнигы.  Белгәнебезчә, укытучы ул мәктәптә дә, өйдә дә үрнәк. Көндез- җәмгыять белеме һәм тарих буенча дәресләр, төштән соң - секция эше, түгәрәкләр, гадәттәгечә ял көннәрендә - төрле чаралар. Ахметовта - ярышлар. Динар Наиль улына (өстәмәгә) физкультура дәресләре дә бирәләр. Вакытлыча, әмма кире какмый җитәкче соравын - ала. Аңа бу эш яңалык булмый. Исалыларның элекке мактаулы исемен югары күтәрүче булырга тиеш бит. Адымнан-адымга уңыш җимешләре өлгерә. Большеполянка спортсменнар  командасы - районда, аннары республика ярышларында катнашучылар һәм призерлар-җиңүчеләр була башлыйлар. Алар: Мухортова Елена, Ахметова Самира, Кильдеев Роберт, Долотказина Диляра, Башмакова һәм башкалар. Бу спорт казанышлары турында иде.
Без XXI гасырда яшибез. Хәзер укучыларның акыл үсешен булдыруның әһәмияте, зарурлыгы тагын да артты. Демократик җәмгыять, дөнья һәм анда үзеңнең урыныңны үзеңчә күзаллау хокукы һәр шәхеснең фикерләү сәләтенә ия булуны таләп итә. Мондый сәләт кече яшьтән формалаша башлый, һәм уку-укыту, тәрбия системасы белән бәйле. Биредә җәмгыять, тарих белеме зур урын алып тора. Предметлар укытучысы буларак та уңышларга ирешә яшь педагог Ахметов. Аның укучылары район, республика олимпиадаларында  һәм конкурсларда катнашалар, урыннар яулыйлар. Мәсәлән, Ахметова Самира һәм Ахметова Альмира, Кильдеев Роберт, Долотказин Альберт һәм Долотказин Марсель һәм башкалар. Үзе дә укытучы буларак төрле чараларда актив. Профессиональ осталык конкурсында «Педагог профессиясенә тугрылык» номинациясендә җиңеп чыга Динар Наил улы Ахметов.
Бер яктан уңган – төрле яктан уңган, диләр. Динар Наиль улы тормыш иптәше Светлана Камиль кызы (мәктәп ашханәсендә эшли) белән тату гаилә төзиләр. Кызлары - 10 сыйныф укучысы Альмира белән 6нчы укучысы Самира бүген уку алдынгылары. Ахметовлар авыл һәм район гаилә ярышларында катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Барысын да булдыралар. Әтисе Наиль Касим улы һәм әнисе Нурия Абдулла кызы барлык яктан улларына терәк булмасалар, ярдәм итмәсәләр, Динарлары шулкадәр уңышлы булмас иде дип уйлыйм. Педагог буларак та, гаиләдә дә зур уңышларга ирешә алмас иде. Яраткан эше булган кеше бәхетле, дибез. Кеше хезмәтенә тугры икән, ул сәләтле. Ә укытучы булырга һәм педагогик хезмәтендә уңышларга сәләтле кешеләр генә ирешә. Моңа дәлил Динар Ахметовның төрле грамоталары, Гособрание Рәхмәте.
- Яраткан эшең булу – бәхет. Төрле дәрес алымнары кулланып, укучыларда фәнгә кызыксыну уятып ныклы белем бирсәм, аларда әдәплелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли алсам, мин илем алдында бурычымны үтим һәм үземне Россиянең тулы хокуклы гражданины итеп саныйм, ди әңгәмәдәшем сүзен йомгаклап.

Наилә Насырова