Шәһәрләрдә чүп контейнерлары күп, аларны аерым яраклаштырылган машиналар алып китә. Ә авылларда алар кирәкме?
Гомуммән алганда, күп кенә авылларда ул контейнерлар бар. Аларны чыгарган өчен күпмедер күләмдә акча түләргә туры килә. Шуңа күрә, кайберләре тиеннәрен санагач «өстәмә баш авыртуы» дип карый бу мәсьәләгә. Районнар буйлап йөргәндә, моңаеш игътибар ителә: кайбер авылларда чүплекләр авыл башында, ерактан ук күзгә ташланып торалар.

Алар авылның бар ямен, матурлыгын бозып тора. Шул максаттан дәүләт тарафыннан легаль булмаган чүплекләр бетерелә башлады. Чүп җыю эше 2016 елның 1 гыйнвареннан лицензиясе булган махсус оешмаларга тапшырылды, ә авыл җирлекләре - чүп түгү эшен оештыручылар гына.
Законсыз урынга чүп, көнкүреш-кирәк яраклары калдыклары ташлау махсус закон нигезендә күзәтелә. Законны санга сукмаучы гражданнарга  – штраф каралган. Юридик зат булып теркәлмичә шәхси эшчәнлек алып баручыларга исә ул 30-50 мең сум тирәсе, яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору белән яный. Экологик таләпләрне төгәл үтәмәгән юридик затларны 100-200 мең күләмендә штраф белән куркыталар.  
Авыллардагы чисталыкны экология хезмәткәрләре контрольгә алып торса да, бу, күбесенчә, авыл җирлеге башлыклары карамагында. Рузаевка районы Татар Пешләсе авылында (бер урамның берничә урынында ) чүп контейнерлары урнаштырылган. Электәгечә елга-күл буйлары, кычыткан араларына чүп ыргытучылар азайды. Чүпләрне ташу исәп-хисап суммасы – кеше башына кырык сумга якын. Хәзер Пешлә халкы да, шәһәр кешесе кебек үк, билгеле тариф буенча, чүп түккән өчен акча түли. Шулай ук Ләмберә районы Пензятка, Татар Тавласы һәм башка берничә авыл халкы мусор чыгарган өчен акча түлиләр. Дөрес, чүп түгү контейнерлары һәр авылда да бар, дип әйтеп булмый. Бу авыл халкының ризалыгы белән генә эшләнә. Күп очракта алар моңа каршы. Барысы да акчага барып терәлә. Күпләр “минем түгәрлек чүбем юк”, дип каршы төшә, икенчеләре “без чүпне җиргә күмәбез”, диләр. Ләмберә районы Татар Свәрби авылында да чүп контейнерлары юк. Авылдагы ялкау хужалык,  “дачный домик” дип аталганнарының берничәсенең өй трәләре бик ук чиста түгеллеген күреп үткән идем. Бу гасырдан-гасырга чиста-пөхтә дип әйтелеп килгән татар кешесенә бер дә хас булмаган әйбер.
Кадошкино районы Латышовка авылы җитәкчесе Римма Амин кызы Арюкова авылның урамнары буенча биш махсус контейнер урнаштырганнар, ди. Атна саен, ягъни аена дүрт тапкыр ЖКХ хезмәткәрләре җыелган чүпне килеп алалар. Алар шуның өчен үз керемнәеннән (свои доходы) аена 3-3, 5 мең акча түләп баралар. Элегрәк чүпне теләсә кая ташлап, колактан чүпкә бата идек. Ә хәзер авылның яме дә, тәртибе дә бар, ди җитәкче.
Шул ук районның Иса авылында да элегрәк контейнерлар урнаштырган иде, акчалары булмаганга алдырганнар. Хәзер чүпне һәр кеше авылдан читтә казылган чүп базына илтә, йорт тирәсен җыештырып тора.
Атюрьево районы татар авылларында да чүп контейнерлары юк. Алар чүпләрен «свалка» дигән җиргә түгәләр.
– Безнең авылда андый контейнерлар юк, – ди Атюрьево районы Кыштыру авылыннан Эльвира Хәйдәр кызы Совешова. –  Кайбер авылларда чүпне пакетка салып, капка алдына чыгарып куялар да, билгеләнгән көннәрдә махсус машина җыеп китә икән, ә кайберләрендә контейнерлар урнаштырылган. Бездә әле андый тәртипләр кермәде. Шулай да авылыбыз бик чиста. Тегендә-монда аунап яткан чүп-чар күзгә ташланмый. Барлык чүпне, көнкүреш кирәк-ярагы калдыкларын авылдан читтәге махсус урынга илтәбез. Яндырып була торганын яндырып юк итәбез.

Н.Хәлил